Газетага язылу

Алмаз Хисаметдинов: «Арча халкы белән эшләү җайлы һәм рәхәт»

Арча районы башлыгы Алмаз Хисаметдинов белән районның кыйбласы, киләчәккә планнары һәм халыкны борчыган мәсьәләләр турында сөйләштек.

Алмаз Хисаметдинов: «Арча халкы белән эшләү җайлы һәм рәхәт»
шәхси архивтан

Алмаз Гаптрәүфович, Арча районына җитәкче булып кайтуыгызга озакламый бер ел була. Шушы вакыт эчендә кайсы юнәлешләргә өстенлек бирдегез?

– Арча – зур һәм алдынгы район. Монда эшкә килеп, булганны тотар өчен генә дә бик нык тырышып эшләргә кирәк. Моның өчен бөтен көчне куябыз. Алга куйган бурыч һәм максатларыбыз бар. Белүегезчә, бездә ниндидер зур сәнәгать предприятиеләре юк. Территориаль продуктның 35 процентын авыл хуҗалыгы алып тора. Шуңа күрә үсешнең төп юнәлешләренең берсен авыл хуҗалыгында күрәбез. Бигрәк тә сөт җитештерүдә мөмкинлекләр зур. Хуҗалык җитәкчеләре дә моны бик яхшы аңлый һәм теләктәшлек күрсәтә. Быел сигез сөтчелек комплексы төзи башладык, чөнки хәзер авыл хуҗалыгында сөттән генә файда алып була. Әлегә кадәр аны сатып, 30–35 процент табыш алып килә идек. Ләкин соңгы вакытта сөт бәяләре төшү сәбәпле, файда кимеп бара. Шулай да өметне өзмибез. Бәяләр гел алай тормас, Россиядә сөткә ихтыяҗ бар. Әлегә ил халкын читтән кертү хисабына гына сөт ризыклары белән тәэмин итәбез. Шуңа күрә алдагы биш елда тәүлеклек сөтне 500 тоннага җиткерү бурычын куйдык. Хәзерге вакытта 250 тонна сөт савабыз.

 

Бу максатларга комплекслар төзеп кенә ирешеп булырмы соң?

– Юк, әлбәттә. Без технологияләр буенча да, бер сыердан савып алына торган сөт күләме һәм азык сыйфаты буенча да үсәргә тиеш. Бозау, тана үстерүгә дә тагын да зуррак игътибар бирергә тиеш булабыз. Шулай булганда гына зур нәтиҗәләргә ирешергә мөмкин. Күршеләребез Әтнә – 420, Балтач – 400 тоннадан артык, Кукмара 520 тоннадан артык сөт сава. Күреп торасыз, булдырып булмый торган эш түгел.

Икенчесе – иген уңышы. Узган ел без 200 мең тоннадан артык ашлык җыеп алдык. Моннан тыш, Арча – иң күп бәрәңге үстерә торган районнарның берсе, Чистайдан кала икенче урында торабыз. Республикада җитештерелгән бәрәңгенең өчтән бер өлеше безгә туры килә. Узган ел 61 мең тоннага якын бәрәңге үстердек.

Хуҗалык итүнең кече формалары белән дә бик актив эшләргә тырышабыз. Аларның дәүләт ярдәмен күбрәк алуларын, программаларда катнашуларын телибез. Районда 128 авыл бар, бу – республикадагы иң зур сан. Шуңа күрә һәр авылда нинди дә булса эш урыны булдыру өчен тырышабыз. Сөт бәяләрен контрольдә тотабыз, төрле авылда төрле бәя булмасын өчен, ай саен анализ ясыйбыз. Сөт комбинатлары, сөт җыючылар һәм арадашчылар белән һәрвакыт элемтәдә торабыз. Бу – авыл хуҗалыгына ярдәм итүнең иң төп чарасыдыр. Сөткә яхшы бәя булса, бернинди дә ярдәм кирәк булмас иде.

 

Арчаның зур гына сәнәгать паркы бар. Анда резидентлар җәлеп итү ничек бара?

– Тугызы эшли башлады. Хәзерге вакытта анда 19 цех төзелә, унбишендә эш тиздән төгәлләнәчәк. Ел ахырына кадәр сәнәгать паркын тулысынча тутырып бетерербез, дип уйлыйм. Паркта сөт эшкәртү, катнаш азык, фармацевтика савыт-сабалары, бетон заводлары, тимер ясау, сарымсакны төргәкләү, кулинария һәм башка цехлар бар.

 

Арча элек-электән үзенең читекләре белән дан тоткан. Ничек уйлыйсыз, аларның элеккеге данын кабат кайтарып булыр микән?

– Арча читекләре мәсьәләсенә килгәндә, бер яктан караганда, җайлы гына шикелле. Ләкин эченә кереп өйрәнә башласаң, катлаулылыклары бар. Хәзерге вакытта Арчада аның белән шөгыльләнә торган берничә кеше яши. Эшләре яхшы бара. Без аларны җыеп сөйләштек. «Прогресс» сәнәгать паркында бушлай урын тәкъдим иттек. Алар хәзер шушында үз товарларын эшләп сата башлаячак. Шулай ук яшьләрне шунда җыеп өйрәтергә планлаштыралар. Ләкин читек киючеләр күп түгел бит. Аның белән генә акча эшләп булмый. Шуңа күрә безгә хәзер заманча, ихтыяҗ зур булган әйберләр турында да уйларга кирәк. Казанда бер эшмәкәр Казан җөе белән бик кыйммәтле аяк киемнәре тегә. Әлеге җөйне берничек тә станок белән эшләп булмый, кулдан гына башкарырга кирәк. Бу оешмада Арча егетләре дә эшли. Аларны да үзебезгә чакырдык.

 

Җирле халыкны күбрәк нинди мәсьәләләр борчый?

– Күпчелеге көндәлек мәшәкатьләр, аларны хәл итүгә бәйле. Әйтик, сез килер алдыннан гына алты кешене кабул иттек. Башлыча махсус хәрби операциядә катнашучы егетләрнең гаиләләре мөрәҗәгать итә. Болардан тыш, халыкны сөткә бәя төшү, коммуналь хезмәтләргә бәйле ниндидер көндәлек мәсьәләләр борчый. Аларның һәркайсын вакытында хәл итеп барабыз.

Шунысын әйтергә кирәк: Арчада гуманитар ярдәм җыю буенча халык бик актив. Бездә сигез волонтер төркеме генә бар. Беркемнән дә сорап йөргәнебез юк, кешеләр үзләре булыша. Без җыелган ярдәмне хәтта ташып та бетерә алмыйбыз. Соңгы тапкыр яу кырына кирәк-яраклар төягән алты машина һәм квадроцикл алып бардык. Гомуми суммасы 20 млн сум иде. Менә шундый актив халык яши бездә. Гомумән, Арча халкы белән эшләү җайлы һәм рәхәт.

 

Ничек уйлыйсыз, биштәрен асып, шәһәргә чыгып киткән яшьләрне авылга кире кайтарып булырмы? Яки хәзер бу мөмкин түгелме инде?

– Урбанизация булган һәм булачак. Һәм без моны туктата алырбыздыр, дип уйламыйм да. Икътисад үскән саен шәһәргә китү булачак. Барыбызның да яхшырак шартларда яшисебез, матуррак киенәсебез килә. Казанга якын булуның яхшы һәм начар яклары бар. Районда яшәүчеләр Казанга күчеп китмиләр – барып эшлиләр. 50 мең кешенең якынча биш мең тирәсе бүген башкалада эшли. Шул ук вакытта сәнәгать паркларында хезмәт урыннары булдырып, аларның күпмесендер кайтарырга тырышабыз. Икенчедән, авыл хуҗалыгында сыерларны 20 мең башкага җиткерергә планлаштырабыз. Анда да кадрлар кытлыгы бар. Элек егерме савымчы эшләгән фермаларда бүген дүрт кеше сыер сауса да, яңа комплексларга барыбер кешеләр кирәк булачак. Шулай да вазгыятькә реаль күзлектән карыйк. Башкалага ияләшкәне кире Арчага кайтмый, әлбәттә. Казан яхшы хезмәт хаклары, уңайлы эш графигы белән кызыктыра. Ләкин биш мең кешенең яртысына гына булса да эш биреп, кире кайтара алсак та, безнең өчен зур отыш булыр иде. Ә эш урыннары бар. Әйтик, «Вамин»ның зураерга мөмкинлеге бар. Камыр ризыклары пешереп, зур кибет челтәрләрен ярымфабрикатлар белән тәэмин итә торган «Солтан» һәм «Альфа» оешмаларына, елына 32 мең кирпеч җитештерә торган заводка эшчеләр кирәк.

 

Сүз уңаеннан, хәзерге вакытта “Нәтиҗәле конкурентлыкка сәләтле икътисад” илкүләм проекты гамәлгә ашырыла.

 

 

БЕЗНЕҢ ТЕЛЕГРАМ КАНАЛГА ЯЗЫЛЫГЫЗ!

" нацпроект " , нацпроект" , "национальный проект" , "Илкүләм проект" , "милли проект" , "Илкүләм проект*" , "Илкүләм проектлар" , "милли проект*" , "милли проектлар" , "Профессионалитет"

Көн хәбәре