«Альпари» хәйрия фонды «Кыш Бабайга хат» хәйрия акциясен башлап җибәрде

«Альпари» хәйрия фонды «Кыш Бабайга хат» традицион хәйрия акциясен башлап җибәрде. Башкалабыз халкы аңа кушылып, сәламәтлеге чикләнгән, тәрбиягә алынган, шулай ук күп балалы гаиләләрдәге һәм тормышы авыр булган балаларның яңа ел теләкләрен тормышка ашыра алачак.

Сабыйлар яңа елга нинди бүләк көтүләрен әйтеп хатлар язган. Акциядә катнашырга теләүчеләр бүләкләрне «Альпари» хәйрия фондына (Калинин урамы, 48, 107 офис) китерергә мөмкин.

Шулай ук ярдәм кулы сузарга теләһчеләр фондка уенчыклар, китаплар, конструкторлар да китерә ала. Алар Татарстан районнарында яшәүче аз керемле гаиләләрдә тәрбияләнүче балаларга тапшырылачак.
Чарага 20 нче декабрьгә кадәр кушылырга була.

БЕЗНЕҢ ТЕЛЕГРАМ КАНАЛГА ЯЗЫЛЫГЫЗ!

Көн хәбәре