• Фото: Татар-информ

Алсу Нәбиева: «Казан форумында «Хатын-кыз карашы» трегы аерым урын алып тора»

Быел «Россия – Ислам дөньясы: Казан форумы 2025» ХVI Халыкара икътисадый форумы кысаларында «Хатын-кыз карашы» трегы ничек узачагы турында журналистларга бүген Дәүләт Советында узган матбугат конференциясендә сөйләделәр. Журналистларның сорауларына хатын-кыз депутатларның «Мәрхәмәт-Милосердие» берләшмәсе җитәкчесе Алсу Нәбиева һәм берләшмә җитәкчесе урынбасары, Социаль сәясәт комитеты рәисе урынбасары Ольга Воронова җавап бирде.

Алсу Нәбиева әйтүенчә, быел Казан форумында рекордлы санда катнашучылар көтелә – рәсми делегацияләрне, хакимият органнарын, бизнес, халыкара оешмалар, фәнни һәм эксперт берләшмәләре вәкилләрен дә кертеп, дөньяның 90 иленнән 20000нән артык кунак киләчәк. Быел форумның эшлекле программасында халыкара сәүдә, инвестицияләр, цифрлы трансформация, ислам банкингы, яшьләр һәм хатын-кызлар лидерлыгы, шулай ук мәдәният һәм гуманитар хезмәттәшлек мәсьәләләрен үз эченә алган 20 тематик юнәлеш буенча 130дан артык чара үткәрү планлаштырылган.

«Форумның барлык чаралары арасында хатын-кызлар трегы аерым урын алып тора, ул бөтен дөньяның уңышларга ирешкән хатын-кызларын җыя торган матур, якты мәйданчык, – диде «Мәрхәмәт-Милосердие» депутатлар берләшмәсе җитәкчесе. – Бу конструктив диалог мәйданчыгы, анда актуаль мәсьәләләр күтәрелә, яңа инициативалар формалаша, уртак проектлар эшли башлый һәм төрле илләрдән хатын-кыз лидерлар арасында партнерлык килешүләре төзелә».
Алсу Нәбиева хәбәр иткәнчә, быел форум кысаларында өч көн дәвамында, 14-16 май көннәрендә, «Хатын-кыз карашы» трегының алты төп чарасын үткәрү көтелә, шул исәптән – тантаналы ачылыш, трекның партнерларын тәкъдир итү, эшмәкәрлекне, икътисадны, матурлык индустриясен, иҗатны үстерүгә ярдәм итүче хатын-кызларның инициативаларына багышланган стратегик сессияләр. Кунакларга хатын-кыз лидерлыгының уңышлы үрнәкләре күрсәтеләчәк, шулай ук гаилә институтының киләчәк икътисадын формалаштырудагы роле турында фикер алышулар булачак.

Хатын-кызлар трегының төп чаралары арасында ул «Halal Business Woman» һәм «Halal Charity Woman» халыкара премияләрен тапшыру тантанасын атады, аның кысаларында иң яхшы хатын-кыз бизнесменнар һәм хәйриячеләр хөрмәтләнә.

«Һәр чара тәҗрибә уртаклашу, уңышлы эшләрне тәкъдир итү һәм халыкара хезмәттәшлекнең яңа юнәлешләрен үстерү өчен мөһим мәйданчык булачак», – диде Алсу Нәбиева. Аның әйтүенчә, быел төрле илләрдә катнашучылар арасында 15 килешү төзү планлаштырыла.

Алсу Нәбиева билгеләп үткәнчә, Казан форумына теркәлү дәвам итә, быел хатын-кызлар трегында Кувейт, Марокко, Оман, Катар, Иордания, Һиндстан, Зимбабве, Камерун, Берләшкән Гарәп Әмирлекләре, Үзбәкстан, Кения, Гана һәм башка илләрдән вәкилләр катнашыр дип көтелә. Шулай ук «Мәрхәмәт – Милосердие» берләшмәсе депутатларына Идел буе федераль округының 14 төбәгеннән закон чыгару җыелышы вәкилләре дә ярдәм итәргә җыена.

БЕЗНЕҢ ТЕЛЕГРАМ КАНАЛГА ЯЗЫЛЫГЫЗ!

Көн хәбәре