Алты төбәктә - Самара, Түбән Новгород, Новгород, Воронеж, Курск өлкәләрендә һәм Пермь краенда эшләми торган ял көннәре башланды, дип яза РИА Новости.
Мондый карарны җирле хакимиятләр кабул иткән. Барлык субъектларда да ял көннәре 7 ноябрьгә кадәр дәвам итәчәк.
Узган чәршәмбе Россия Президенты Владимир Путин Хөкүмәт әгъзалары белән узган киңәшмәдә пандемия аркасында, Россиядә хезмәт хакларын саклап калып, эшләми торган көннәрнең 30 октябрьдән 7 ноябрьгә кадәр булачагын хәбәр иткән иде һәм төбәк башлыкларын бу режимны 23 октябрьдән үк кертергә чакырды.
БЕЗНЕҢ ТЕЛЕГРАМ КАНАЛГА ЯЗЫЛЫГЫЗ!
 
                                                         
                                                         
                                                         
                                                         
                                                         
                                                         
                                                         
                                                         
                                                         
        
Фикер өстәү
Фикерегез