25 нче мәртәбә үткәрелгән "Алтын каләм" балалар, яшүсмерләр һәм яшьләр матбугаты республика фестиваленең Гран-при ияләре ачыкланды.
"Татар матбугаты" юнәлешендә бу бүләккә Рүзәл Шәрипов лаек булды.

"Рус матбугаты" юнәлешенең җиңүчесе исә - Илья Ковязин.

Шулай итеп фестивальнең бу юнәлешеләрендә ир-егетләр җиңеп чыкты.
Фестивальгә барлыгы 200 гариза кабул ителгән, шулар арасыннан жюри 120 яшь "каләмче"не сайлап алган. Гадәт буенча, фестивальнең Гран-при ияләре КФУның журналистика факультетында түләүсез уку мөмкинлеге алачак.
БЕЗНЕҢ ТЕЛЕГРАМ КАНАЛГА ЯЗЫЛЫГЫЗ!
 
                                                         
                                                         
                                                         
                                                         
                                                         
                                                         
        
Фикер өстәү
Фикерегез