Мәскәү өлкәсендә алтынчы сыйныф укучысы Әмир Абачев тугызынчы кат тәрәзәсеннән егылып төшкән 4 яшьлек сабыйны коткарган. Бу хакта Беренче канал хәбәр итте.
Әмир дуслары белән ачык тәрәзә янында уйнап йөрүче сабыйны күреп алган, ләкин башта моңа беркем дә игътибар итмәгән. Баланың аска томырылуын күргәч, Әмир яшен тизлегендә йорт янына йөгереп килгән дә сабыйны тотып алган, дуслары аңа булышкан.
Сабыйның аягы сынган. Аның гомеренә бернинди дә куркыныч янамый. Хәзерге вакытта хокук саклау органнары килеп туган хәлнең сәбәпләрен ачыклый.
БЕЗНЕҢ ТЕЛЕГРАМ КАНАЛГА ЯЗЫЛЫГЫЗ!
 
                                                         
                                                         
                                                         
                                                         
                                                         
                                                         
        
Фикер өстәү
Фикерегез