Газетага язылу

Әлү, редакция!

– Әлү, редакцияме бу? – Әйе. Редакция. Ә сез кем буласыз?

– Мин – сезнең укучыгыз.

– Исемегез бармы?

– Бар. Үтенечем дә бар.

– Яхшы. Тыңлыйбыз.

– Ярый, башта сорыйм әле. Сез укучы өчен язасызмы?

– Әлбәттә! Укучы өчен.

– Зинһар, Фәлән Фәләнов дигән кешенең хикәяләрен бастырмагыз әле.

– Нигә?

– Гел гайбәт яза, бернәрсәсен яратмыйм.

– Башкалар ярата бит.

– Мин яратмыйм.

– Гафу итегез, ә сез кем буласыз?

– Мин – сезнең укучыгыз.

– Исемегез бардыр бит?

– Бар. Соравым да бар.

– Рәхим итегез.

– Сез укучы фикеренә колак саласызмы?

– Салабыз, әлбәттә.

– Алайса, фикеремне әйтим әле.

– Тыңлыйбыз.

– Фәлән Фәләнов дигән язучыгызның хикәяләре начар. Укучы яратмый.

– Аны яраталар ич, хатлар язалар.

– Укучы яратмый.

– Нинди укучы?

– Мин.

– Ә сез кем буласыз?

– Сезнең укучыгыз. Сез укучы өчен язасызмы?

– Әлбәттә, укучы өчен.

– Мин – укучы. Мин Фәлән Фәләновның хикәяләрен яратмыйм.

– Яхшы. Нәрсә тәкъдим итәсез?

– Аның хикәяләрен бастырмагыз.

– Ләкин бары тик аның өчен генә гәзиткә язылучылар бар.

– Булсын.

– Без Фәлән Фәләновны туктатсак, алар язылмаячак.

– Ничә кеше?

– Меңгә якын.

– Үзем язылам.

– Нәрсә? Мең данәгәме?

– Мең данәгә. Сезгә бит акча кирәк.

– Безгә укучы кирәк.

– Үзем укыйм. Мең данәсен дә. Күрше-күләнгә бирәм, кешеләргә таратам.

– Дөрес аңласак, сез мең данә гәзиткә язылып, аны бушлай таратырга телисез. Шулай бит?

– Нәкъ шулай. Өстенә бастыгыз.

– Яхшы тәкъдим. Рәхмәт.

– Тик бер үтенечем бар.

– Тыңлыйбыз.

– Фәлән Фәләновны бастырмагыз.

– Яхшы. Ә сез кемне тәкъдим итәсез?

– Аның хикәяләрен чыгармагыз.

– Кемнекен чыгарыйк?

– Минекен.

– Ә сезнең исемегез ничек?

– Төгән Төгәнов.

– Яхшы. Шулай итәрбез. Әгәр мең данәгә языласыз икән...

– Язылам! Рәхмәт! Ә сез кем буласыз?

– Фәлән Фәләнов.

Марат Кәбиров

 

 

БЕЗНЕҢ ТЕЛЕГРАМ КАНАЛГА ЯЗЫЛЫГЫЗ!

Көн хәбәре