Башкортстанда җәмәгать урыннарында кальян һәм вейп тарткан өчен штраф салырга җыеналар. Мондый җайланмалардан файдаланучыларның саны артуга бәйле бу. “Татар-информ”, Республика Дәүләт Җыены матбугат хезмәте мәгълүматларына таянып, шул хакта хәбәр итә.
“Федераль һәм республика законнарында тарту тыелган җәмәгать урыннары исемлеге күздә тотылган. Мондый урыннарга мәктәпләр, хастаханә, шифаханә, поезд, самолет, парк-скверлар, җәмәгать транспорты тукталышлары, җәяүлеләр өчен җир өсте һәм җир асты кичү юллары, гавами чаралар үткәрү чаралары урыннары һәм башка шундый зоналар кертелгән. Тарткан өчен штраф күләме – 500 сум, законны кабат бозган өчен 1 мең сум күздә тотыла”, – диелгән хәбәрдә.
Республиканың Административ хокук бозулар турында кодексына җәмәгать урыннарында кальян, вейп, тәмәке тарткан өчен штраф салуга кагылышлы үзгәрешләр сентябрь аенда үз көченә керә.
БЕЗНЕҢ ТЕЛЕГРАМ КАНАЛГА ЯЗЫЛЫГЫЗ!
Фикер өстәү
Фикерегез