АКШ конгрессына, 2024 елда яңа срокка Президент вазыйфасына сайланган очракта, Путинны Россия Президенты буларак танымау турында резолюция проекты кертелгән. Резолюция авторлары фикеренчә, Путин сайлауда хилафлыкларга юл куелу аркасында гына тәхетендә утыра, ә алга таба аның илбашы булып калуы законга каршы килә.
Федерация Советы вице-спикеры Константин Косачев, Югары палатаның Халыкара эшләр буенча комитеты рәисе беренче урынбасары Владимир Джабаров һәм Дәүләт Думасының Халыкара мөнәсәбәтләр буенча комитеты рәисе беренче урынбасары Дмитрий Новиков АКШ конгрессына кертелгән әлеге сәер резолюция проектына аңлатма биргән.
“Бу юлы америкалылар Россиядә Президент сайлауга бигрәк тә алдан тыкшына башлады. Монда бернинди яңалык та, көтелмәгәнлек тә юк. Безнең эчке эшләребезгә тыкшыну гына бу. Әле тагын азмы-күпме көйләнә башлаган ике яклы мөнәсәбәтләрне өзү максатындагы коткы да”, – дип язган Косачев Facebook челтәрендә.
Владимир Джабаров “РИА Новости” хәбәрчесенә бу документның үтмәячәгенә ышаныч белдергән. “Резолюция кабул ителгән очракта, әлбәттә, Россиянең АКШ белән үзара мөнәсәбәтләрен өзүгә китерәчәк”, – дигән сенатор. Аның фикеренчә, “оятсыз һәм акылсыз” документ бу.
Новиков белдергәнчә, бик күпләр, шул исәптән Россия дипломатлары үзара мөнәсәбәтләрнең бик нык бозылуын әйтә. Шуңа күрә документ кабул ителү очрагында Россия-Америка мөнәсәбәтләренә ниндидер йогынты ясалу турында сөйләнүдән мәгънә юк. “Бу документ булмаса, башкасы булачак. Америка сәясәтчеләре Россия белән мөнәсәбәтләрне уңай якка үзгәртергә теләми”, – дип билгеләп үткән депутат.
БЕЗНЕҢ ТЕЛЕГРАМ КАНАЛГА ЯЗЫЛЫГЫЗ!
Фикер өстәү
Фикерегез