Трамп һәм аның командасы соңгы көннәрдә ясаган рокировкалар тиктомалдан гына түгел, әлбәттә. Илдә арадаш сайлауга бик аз вакыт калды. Икътисадый хәл исә мактанырлык түгел. Дөресен генә әйткәндә, сәяси атмосфера бик начар. Рецессия юк, үсеш бара, дип саналса да, халыкның матди хәле ризасызлык уята торган. Трамп гамәлләренә каршы чыгучылар саны арта. Бу сайлауда җиңелү, канун чыгару һәм кабул итү органнарында демократларның республикачылардан зур аерма белән өстенлеккә ирешүен вәгъдә итә. Ерак барасы юк, җирле сайлауларда демократлар тантанасы еш кабатланды. Конгрессның кулдан ычкынуы Трампның позициясен начарайтачак. Психиатрлар игътибарын үзенә җәлеп итеп өлгергән харизматик шуңа күрә ашыгыч рәвештә ягулык бәяләрен төшерү, икътисадый хәлне яхшырту өчен кискен адымнар атлый, сәяси кульбит ясый ягъни. Әмма POLITICO басмасы үткәргән яңа сораштыру күрсәткәнчә, америкалыларның күпчелеге, бигрәк тә демократлар һәм кемне якларга әле карар кылмаган сайлаучылар, хәтта Трамп Ирандагы сугышны туктатса яки бензин бәяләрен төшерсә дә, аның турында фикерләрен үзгәртмәячәк дигән нәтиҗәләр күрсәтә. «Ватаным» хәбәрчесе кулында бу сораштыруның конкрет саннары бар. Урын аз булу сәбәпле аларга тукталмыйбыз. Мәгълүмат кырыннан аерым хәбәрләрне генә сайлап бирәбез.
АКШта күчемсез милек базарында кризис башлана: ипотека ставкалары күтәрелә, ә хәзер илдә күчемсез милек сатучылар саны сатып алучылар саныннан күзәтүләр тарихында моңарчы булмаган дәрәҗәдә күбрәк. 2008 елгы кризис ничек башланган иде әле? Күчемсез милек базарыннан. Быелның июлендә сатучылар саны сатып алучылардан 51 процентка күбрәк булган, августта инде 58 процентка җиткән.
40 ел элек оештырылган АКШның иң эре ипотека кредитлаучыларының берсе – United Wholesale Mortgage компаниясе акцияләре 86 процентка төшкән. Компания быелның икенче кварталында 451,9 миллион долларлык чиста зыянга эшләгән.
CNBC хәбәр итүенчә, Америка гаиләләренең бурычларын түләү мөмкинлеге дөньякүләм финанс кризисыннан бирле күзәтелмәгән дәрәҗәдә начарайган. Күңелле яңалык түгел, шулай бит? Мондый фактлар күп әле. Шуңа күрә Трамп кульбиты аякка басып калу белән төгәлләнәме, артка утыру беләнме – әйтү кыен.
БЕЗНЕҢ МАКС КАНАЛЫНА ЯЗЫЛЫГЫЗ!
Фикер өстәү
Фикерегез