Америкага рецессия яный, Иранга – яңа сугыш

Трампның берсе артыннан берсе җиңүлерәк булган белдерүләре чынбарлыкка бәрелеп чәлпәрәмә килә. Үткән атнада Илон Маск кабат аның яңа закон проектын усал тәнкыйтьли башлады. Трамп проектында яшел энергетикага субсидияләр бирүне туктату күз алдында тотыла. Бу җил генераторлары, кояш панельләре, электромобильләр җитештерүчеләрнең акчасыз калачагын һәм җитештерүне туктатачагын аңлата. Маск бизнесы нәкъ шул технологияләр өчен хөкүмәттән мул акча ала иде. Мәшһүр инвесторның канун проектын «абсолют акылсызлык һәм җимерү» дип атавы тиктомалдан гына түгел. Экология белгечләре, чынлап та, проект канунга әйләнсә, миллионга якын кешенең эшсез калачагын әйтәләр.

Трамп нәрсәгә генә кагылмасын, Америка өчен зыянга әйләнә. Мигрантларга каршы көрәш Мексика белән чиктәш штатларда авыл хуҗагында эшләргә кеше калмау булып кайтаваз бирә. Фермерлар бөлә, җитештерүне туктаталар, чөнки эшчеләрнең 42 процентын легаль булмаган мөһаҗирләр тәшкил иткән. Пошлиналар белән мавыгу да АКШ икътисады өчен файдага түгел. JPMorgan банкы аналитиклары үткән чәршәмбедә, тарифлар сәясәте Америка икътисадын акрынайта, инфляцияне арттыра, 40 процентлык ихтималлык белән рецессиягә илтә, дигән нәтиҗә ясадылар. Әмма Трамп нәрсә эшли, шуны дәвам иттерми булдыра алмый, чөнки дәүләт әҗәте инде бер көнгә 4 миллиард доллардан артыграк темп белән үсә.

Эчке сәясәттәге уңышсызлыклар АКШның тышкы сәясәтен билгели. Дөресен генә әйткәндә, халыкара мәйданда да Америка кеше көлдерүдән башка уңышка ирешә алмады. Иранның атом-төш объектларын бомбага тоту, зурдан кубып «җиңү» дип игълан ителсә дә, фарсылар күзлегеннән генә түгел, янкиларның үз разведкасы һәм халыкара белгечләр аңлатуы буенча да көтелгән нәтиҗәгә китермәде. Халыкара атом энергиясе агентлыгы башлыгы Рафаэль Гросси, центрифугаларны кабызып, уран баетуны кабат башлау өчен Иранга нибары берничә ай гына кирәк булачагын әйтә. Мондый белдерүләр Трампның җен ачуын чыгара: бу хакта язучы CNN и New York Times репортерларын эштән куу белән яный, Иран атом-төш программасын дәвам иттерсә, яңа сугыш башлау белән куркыта. Вакыйгаларның мантыйгы якын киләчәктә янә ракета һәм бомба һөҗүмнәре ясауны сорый. Төбәктә киренкелекне үстереп тору – Израиль һәм АКШ өчен котылгысыз ихтыяҗ. Фарсылар алар уенына теләп катнашыр дип уйлыйбыз, чөнки тышкы һөҗүмнәр ил эчендәге капма-каршы көчләрне берләштерә. Кыскасы, АКШтагы икътисадый хәл һәм Якын Көнчыгыш төбәгендәге киеренкелек бер-берсе белән тыгыз бәйләнгән.

БЕЗНЕҢ ТЕЛЕГРАМ КАНАЛГА ЯЗЫЛЫГЫЗ!

автор

Көн хәбәре