Андрей Кондратьев: «Республикадан читтә дә участоклар булдыру сайлауга ышанычны арттыра»

Экстерриториаль участоклар булдыру сайлауга ышанычны арттыра һәм Россиянең бердәмлеген ныгыта. Татарстан Үзәк сайлау комиссиясе рәисе Андрей Кондратьев Россия Үзәк сайлау комиссиясенең Мәгълүмат үзәге белән телекүпер барышында шулай дип белдергән.

Татарстан Рәисен сайлауга әзерләнү барышында республикадан читтә биш сайлау участогы оештырылган. Луганск һәм Донецк халык республикаларында – икешәр, Херсон өлкәсендә – бер участок булдырылган.

Кондратьев сүзләренә караганда, махсус хәрби операциядә катнашучылар – хәрбиләр, хәрби подразделениеләр командирлары мөрәҗәгатьләреннән соң республикадан читтә дә участоклар ачу турында карар кабул ителгән. Татарстанда рәсми төстә сайлау игълан ителгәннән соң ук Үзәк сайлау комиссиясенә шундый мөрәҗәгатьләр керә башлаган.

«Башкача була да алмас иде, чөнки һәр нәрсәдә ватанпәрвәр кешеләр бу. Солдат һәм офицерларыбыз махсус хәрби операция зонасында бик катлаулы хәрби бурычлар үти. Алар – чып-чын геройлар. Шул ук вакытта Россиянең, үз республикасының иҗтимагый тормышында катнашу, димәк, Татарстан Рәисен сайлауда катнашу да мөһим», – дип басым ясап әйткән Үзәк сайлау комиссиясе башлыгы.

Андрей Кондратьев билгеләп үткәнчә, төбәкнең сайлау системасы өчен мондый тәҗрибә зур әһәмияткә ия. «Сайлауда катнашу – ватанпәрвәрлек бурычы. Шуңа күрә барчагызны бердәм тавыш бирү көнендә катнашырга чакырам», – дигән ул.

Тагын бер экстерриториаль участок Мәскәүдә – Татарстанның Россиядәге вәкаләтле вәкиллеге бинасында ачылган. Уку, командировка вакытында, башка сәбәптән Россия башкаласында булып калган татарстанлылар да Республика Рәисен сайлауда катнаша алачак.
«Бу участокка 413 сайлаучы язылды. Халыкның актив төстә килүен көтәбез», – дип билгеләп үткән Кондратьев.
Россия Үзәк сайлау комиссиясе рәисе урынбасары Николай Булаев Татарстанда яшәүчеләрнең, гадәттәгечә, актив төстә сайлау участогына килеп тавыш бирәчәкләренә ышаныч белдергән.

Татарстанда 14 сентябрьдә – Бердәм тавыш бирү көнендә, Татарстан Рәисен, 7,5 меңнән артык муниципаль депутатны сайлау һәм 18 нче Мәләкәс бер мандатлы сайлау округы буенча Дәүләт Советы депутатын өстәмә сайлаулар узачак.

Бердәм тавыш бирү көнендә барлык сайлау участоклары 7.00 сәгатьтән 20.00 сәгатькәчә эшләячәк.
Татарстан Үзәк сайлау комиссиясе Рөстәм Миңнехановны («Бердәм Россия»), Виталий Смирновны («Российская партия пенсионеров за социальную справедливость»), Руслан Йосыповны (ЛДПР) һәм Хафиз Миргалимовны (КПРФ) Татарстан Рәисен сайлауда кандидатлар итеп теркәде.

БЕЗНЕҢ ТЕЛЕГРАМ КАНАЛГА ЯЗЫЛЫГЫЗ!

фейк Голосование Миңнеханов рәис Украина Донбасс Луганск Донецк ЛНР ДНР махсус хәрби операция Россия Герое Лисичанск мобилизация Мобилизацияләнгән СВО "специальная военная операция контракт буенча хезмәт минниханов эвакуированные эвакуируемые донецкая луганская переселенцы "служба по контракту" мобилизованные "герой россии" "батальон" "батальоннар" "МХО" "контрактники" "контракт төзүчеләргә" "контрактчыларның" Раис санкции импортозамещение сайлау2025 выборы2025 выборы единый день Рөстәм Миңнеханов сайлау

Көн хәбәре