Андрей Кондратьев: «Сайлау процессына һәркем уңай мөнәсәбәттә»

Татарстан бүген дә сайлаулар вакытында активлык күрсәтә, дип билгеләп үтте «ТНВ-Татарстан» һәм «ТНВ-Планета» телеканалларында уза торган «Мин яратам сине, Татарстан!» телемарафонында Татарстан Үзәк сайлау комиссиясе рәисе Андрей Кондратьев.

Ул көн уртасына 34,5 % сайлаучы тавыш бирүен, моның бик яхшы күрсәткеч икәнен дә әйтте. «Эфирны бөтен республика буенча карыйлар. Бөтен Татарстан актив тавыш бирә. Мәскәүдә дә эшнең югары дәрәҗәдә оештырылганын билгеләп үтәргә кирәк. Мин күзәтүчеләр белән дә аралаштым. Алар да яхшы кәеф белән эшли. Гомумән, сайлау процессына һәркем уңай мөнәсәбәттә. Сайлау ул – безнең конституцион хокук. Ләкин без аның зур җаваплылык икәнен дә аңлыйбыз. Барыгызны да 20:00 сәгатькә кадәр көтәбез», – диде Андрей Кондратьев.

БЕЗНЕҢ ТЕЛЕГРАМ КАНАЛГА ЯЗЫЛЫГЫЗ!

Голосование Миңнеханов рәис минниханов Раис сайлау2025 выборы2025 выборы единый день Рөстәм Миңнеханов сайлау

Көн хәбәре