Газетага язылу

Җанга дәва эзләгәндә, кая барып чыгарбыз?

Бозлы суда да яталар, исән килеш табутка да керәләр. Моның өчен акча да жәлләмиләр. Кайгыны басып, тынычлык табу өчен, әнә шундый сәер адымга баручылар бар һәм алар арта бара. Кәефең кырылса, төшенкелеккә еш бирелсәң, «эшең юк синең, эшләргә кирәк» дияр иде өлкән буын. Ә хәзер әллә нинди юлларын эзләп табалар.

Җанга дәва эзләгәндә, кая барып чыгарбыз?
шәхси архивтан

Табут яратырга өйрәтә

Америка ачу булмас: каберстанга сәяхәт, Россиядә «дәвалану» чарасы буларак, 2023 елда ук барлыкка килде. Русча әйтсәк – «гроботерапия». Дәвалану дигәнебез фәнни яктан хуплау тапмас, чөнки аны күңел ачу чарасы дип кенә дә кабул итәргә мөмкин. Әмма тәкъдим итүчеләр, табутта яту төшенкелектән коткара һәм тормышны яратырга өйрәтә, дип белдерә.
Социаль челтәрләргә ышансак, Ижауда һәм Самарада мондый хезмәтләргә чират торалар. Бу процедурада кешене юалар, матур итеп киендерәләр, бизәндерәләр, ә аннары аны табутка салып озаталар һәм туганнары белән өстәл янына утырып, мәрхүмне искә алалар. Әлеге «спектакль» 40 минут чамасы дәвам итә. Иң мөһиме: бу хезмәт өчен дистәләгән мең сум акча да түлисе әле.
Психик тайпылышы булган һәм психиатрда учетта торган кеше «гроботерапия»не үтә алмый. Ә калганнар, рәхим итегез. Әйтик, Самарада дәвалануның әлеге төрен кулланып карау өчен 35 мең сум сорыйлар. Монысы –  соңгы юлга гади итеп озату суммасы. Купшырагы кирәк булса, 150 мең сумың булсын. Рәсми булмаган мәгълүматлар буенча, Санкт-Петербургта бу терапия   1,5 млн сумга төшә. Өстәмә акчаң булса, табутны кабергә үк салырга мөмкиннәр. Кеше ризалыгы белән, әлбәттә.
Җирләү һәм үзен соңгы юлга озату сценариен кеше психолог белән бергә төзи. Чараның тулылыгына аның бәясе дә бәйле. Алда искәртеп үткәнчә, Самарада практиканың минималь бәясе – 35 мең сум. Бу суммага хушлашу залы, табут, ритуаль күлмәк арендасы керә. Шулай ук бәя «мәрхүм» туганнарының чарада катнашырга телиме-юкмы икәненә бәйле. Шәмнәр, чәчәкләр, елаучылар кирәкме... Әйе, акчаңны түләсәң, махсус рәвештә елап утыручылар да булачак.
Кайберәүләр табутка кадак кага башлаганчы түзә икән. Бу тавыш – шулай ук психологик йогынты, кешегә бик көчле тәэсир итә, дип саныйлар. Башкалар алдан ук: «Безгә кадак кагарга кирәкми», – дип кисәтеп куя.
Татарстанда әлеге чараны тәкъдим итүче махсус оешмалар юк. Әмма игъланнар сайтында моны оештырырга әзер булучылар буа буарлык. 140–200 мең сумга барысын да оештырып бирергә әзерләр. «Парашюттан сикергәндәге кебек тойгылар кичерәчәкчез, тормышны ничек бар шулай кабул итәргә өйрәнәчәксез», – диелә игъланнарның берсендә. Алар белән элемтәгә чыгып карадык. Әлегә бу процедура үткәрелми, дип җавап кайтардылар.
Тарихка күз салсак, элек кабергә ятучылар булган, ләкин аларның нияте бүгенгеләреннән аерыла,  алар моны Аллаһка якынаю өчен эшләгән.
– Тарихта исән килеш кабергә ятучылар булганны беләбез. Ләкин алар моны тәкъвалыктан яки шәехләр әйтүе буенча эшләгәннәр. Кабергә һәм табутка яту уен түгел. Кабер тормыш мәгънәсен табарга ярдәм итмәскә, ә үлемнән куркытырга мөмкин, яки киресенчә, кабердә калу теләге уянырга, иманы зәгыйфь кеше белән шайтан уйнарга мөмкин. Аннары, элек кабергә түгел, ә тирән чокырга ятканнар. Һәм бу гамәл ислам галимнәре күзәтүе астында башкарылган. Аларның ниятләре дә Аллаһка якынаю, үлем турында уйлану булган, – дип белдерде «Туган авылым» мәчете имам-хатыйбы Нурулла хәзрәт Зиннәтуллин.

Су тынычландыра

Үзеңне чын мәгънәсендә табигатьнең бер өлеше итеп тою һәм тынычлану өчен мөмкинлек тә бар. Моның өчен махсус костюм киеп, бозлы суга кереп ятарга гына кирәк. Әлеге күңел ачу чарасының да рәсми исеме бар – айс-флоатинг. Татарчага тәрҗемә итсәк, «боз кисәге кебек йөзү» дигән мәгънәгә ия. Россиядә яңа күңел ачу чарасы булса да, Скандинавия илләрендә ул узган гасырда ук барлыкка килгән.
Су һәм суык үткәрми торган кызыл һәм ал төстәге махсус костюмнар кигән кешеләрне быел Татарстанда да очратырга мөмкин. Моның өчен Зәңгәр күлләрнең катмый торган өлешенә бару җитә. Биредә берничә көнгә бер тапкыр шундый тынычлану һәм табигать белән берләшү процедуралары уздырыла.

– Гыйнвар аенда үз гомеремдә беренче тапкыр бозлы суга кердем. Йөзә белмәсәм дә, бу проблема түгел икән. Махсус костюм сиңа батарга ирек бирми. Су һәм син генә. Суга яткач, син үзеңнең нинди көчсез булуыңны һәм хәтта су агымын җиңә алмаганыңны аңлыйсың, – дип хисләре белән бүлеште Гөлназ Әүхәдиева. – Без һаман ашыгабыз, барысына өлгерергә, барысын үзгәртергә тырышабыз, әлеге процедура исә туктап хәл алырга һәм синең робот түгеллегеңне исеңә төшерергә ярдәм итә. Аннан бигрәк, кеше һаман күптөрле эмоцияләр кичерә. Көләбез дә, елыйбыз да, моңсуланабыз да. Ә биредә син берни кичермисең: көләсең дә, елыйсың да килми.
Бозлы суда йөзү якынча 30–40 минут дәвам итә. 3500 сум акча түләгән Гөлназ. «Җай чыкса, тагын барыр идем. Шәһәр шау-шуын онытып, үзеңне табигатьнең бер өлеше итеп тою өчен менә дигән мөмкинлек».

Ә менә Казанда яшәүче Лилия Садретдинова ире белән 10 ел тору хөрмәтенә иренә айс-флоатингка сертификат биргән. Янәсе, иренә яңа хисләр, яңа шөгыль бүләк итә. Әмма ире мондый яңалыкның кызыгын тапмаган.

– Ирем кайтты да: «Син бу шөгыльгә ничә сум акча бетердең?» – дип сорады. «Әллә мин карт, әллә без аңлый торган нәрсә түгел», – диде. Кем әйтмешли, сюрприз барып чыкмады, – дип көлә Лилия. – Ирем белән сөйләштек тә, без –  эшләп үскән буын шул, эмоцияләрне эшләгәндә кичерәбез, дип көлештек.

ФИКЕР

Диана Йосыпова (психолог):

– Бүген безгә бик күп мәгълүмат һәм төрле күңел ачу чаралары тәкъдим ителә. Еш кына алар барысы да бертөрле. Тиз уйларга һәм саннар дөньясында яшәргә ияләнгән баш мие кешедән башка төрле эмоцияләр сорый башлый. Парашют белән сикерү, табутта яту, 12 нче каттан сикерү һәм башка шундый чаралар кешене селкетеп җибәрү өчен кирәк. Курку – тормышны туктата торган хис. Шул куркуы турында уйлап, кайберәүләр алга таба атлый алмый. Ә аларны селкетү кирәк, әмма моның ахырын уйлау хәерле. Курку һәм аннан азат булу процессында бәхет гормоны – эндорфин бүленеп чыга. Тик эндорфин кайбер очракта наркотик ролен үти. Кеше, судан яки табуттан чыккач, мин ләззәт алдым, дип уйларга мөмкин. Бу халәт аңа ошый һәм ул шул эмоцияләрне тагын тою теләге белән яши башлый. Кыскасы, эчке наркотикларга ияләнә, аның активлыгы арта. Әйе, ике атна яки ике ай дәвамында бу эмоцияләр сакланырга мөмкин, әмма шул вакыттан соң кешегә янә парашют белән сикерү, кабергә кереп яту кирәк булачак. Куркуны дөрес идарә итәргә өйрәнеп була, әмма аннан котылып булмый. Куркудан котылам дип, киресенчә, аңа якынаячаксың гына.

Әмир Нигъмәтҗанов, янгын сүндерү машинасы йөртүчесе:

– Яңа хисләр кичерер өчен акча түләргә кирәкми – ашыгыч ярдәм күрсәтүчеләр яки янгын сүндерүчеләр белән бер көнеңне үткәр, тормышның һәр минутын кадерләрсең.

Дания Гыйлаҗиева, укытучы:

– Шөкер, көн дә яңа хисләр кичереп торабыз. Балалар белән эшләгәндә башкача мөмкин дә түгел. Үземнең яңа тойгылар өчен дип таудан сикергәнем дә, елгада йөзгәнем дә юк. Заманында «Шүрәле» паркында урнашкан күзәтү тәгәрмәченә утырган идем. Студент чак, кызык бит. Иптәш кызым белән иң өске ноктасына менеп җиткәч кенә, ватылып калды бит ул! И-и, шунда курыкканнар! Хәзер көлеп искә алабыз. «Исән-имин төшсәм, бүтән бернәрсәдән зарланмыйм, һәр көнемә шатланып яшим», – дигәнем истә.

Сүз уңаеннан, хәзерге вакытта Татарстанда “Туристлык һәм кунакчыллык” илкүләм проекты гамәлгә ашырыла.

 

 

БЕЗНЕҢ ТЕЛЕГРАМ КАНАЛГА ЯЗЫЛЫГЫЗ!

" нацпроект " , нацпроект" , "национальный проект" , "Илкүләм проект" , "милли проект" , "Илкүләм проект*" , "Илкүләм проектлар" , "милли проект*" , "милли проектлар" , "Профессионалитет"

Көн хәбәре