Газетага язылу

Атта йөрү – җанга ял

«Татнефть» компаниясе ярдәмендә Әлмәттә ат спорты белән шөгыльләнү өчен бөтен шартлар да тудырылган.

Атта йөрү – җанга ял
Наил Гатауллин фотолары

Алар тәнне генә түгел, җанны да дәвалый. Күңелгә тынычлык җитмәгән чакларда киңәшче дә, сердәш тә кебек алар. Сүзебез – иң акыллы хайваннарның берсе саналган атлар турында.Әлмәттә яшәүчеләргә алар аеруча якын. «Татнефть» компаниясе ярдәмендә биредә ат спорты белән шөгыльләнү өчен бөтен шартлар да тудырылган. Күптән түгел Әлмәтнең ат спорты мәктәбендә «Атларда йөрү» дип исемләнгән проект гамәлгә ашырыла башлады. Шул рәвешле хәзер олысы да, кечесе дә атта йөреп, җанына тынычлык таба ала. Әлмәттәге атлар дөньясы белән «ВТ» хәбәрчесе дә танышып кайтты.

Дус та, сердәш тә

Әлмәтнең ат спорты мәктәбендәге атлар «йорт»ына атлап керүгә үк, үзгә бер дөньяга килеп эләккәндәй буласың. Пошкырган тавышлар ишетелмәсә, үзеңне атлар янында димәссең дә. Керә-керешкә биредәге чисталык, пөхтәлек күзгә ташлана.

Озын коридорда 12–15 яшьләр тирәсендәге балалар әвәрә килеп йөри. Әнә берсе, араннан атны алып чыгып, диварга бәйләп куйды да ак яллы дустын чистарта да башлады. Тренерлары Гүзәл Шәфыйкова моңа гаҗәпләнүебезне күреп: «Әйе, бездә һәр бала үз атын үзе чистарта, үзе ашата. Ат спорты белән шөгыльләнәсең икән, анысына да әзер булырга кирәк. Кайбер балалар дүрт аяклы дустына күчтәнәчкә үзләре белән кишер, алма да алып килә. Ат балага зыян салыр дип тә куркасы юк. Андый атлар аеруча акыллы. Алар инде өстендә бала утырганын да, шуңа күрә үзеңне аеруча тыныч тотарга, уйнамаска кирәклеген бик яхшы белә», – дип елмайды тренер.

Әлмәт ат спорты мәктәбенең егерме еллык тарихы бар. Бүген биредә 150 бала шөгыльләнә, 7 тренер хезмәт куя. Шушы үзенчәлекле мәктәптә шөгыльләнгән балалар ат иярләү серләренә генә төшенеп калмыйча, төрле каршылыкларны да җиңәргә өйрәнә. Белем-күнекмәләрен төрле ярышларда күрсәтеп, даими рәвештә призлы урыннар да яулап киләләр. Җиде яше тулган балалар биредә пониларда да шөгыльләнә ала.

(акцент) Әйтергә кирәк, «Татнефть» компаниясе нефть каласында гына түгел, республиканың башка районнарында да ат спортын үстерүгә зур игътибар бирә. «Татарстан Республикасында ат спорты һәм атчылыкны үстерү» программасы кысаларында компания Алабуга, Нурлат шәһәрләрендә, Кичүчат авылы белән Актүбә бистәсендә дә бу юнәлештә киң колачлы эш алып бара. Шул рәвешле бүген «Татнефть» канаты астындагы барлык ат спорты мәктәпләрендә 250 дән артык бала шөгыльләнә, аларда 260 лап ат исәпләнә. Аларның токымын яхшырту юнәлешендә даими эш алып барыла.

Спорт мәктәбендә атлар өчен бөтен уңайлы шартлар да тудырылган. Һәркайсының – үз араны. Эчәренә тәүлек әйләнәсе су килеп тора. Ишекләргә беркетелгән элмә такталарда атның туган елы, кушаматы, җенесе, токымы – барысы да язылган. Биредә хәтта атлар өчен солярий бүлмәсенә кадәр бар. Аларны шунда юындыралар, шунда ук ультрашәмәхә лампа астында кибенү мөмкинлеге дә бар. Солярий бүлмәсе янәшәсендә генә манеж урнашкан.

– Күптән түгел генә биредә ремонт эшләре тәмамланды. «Татнефть» компаниясе ярдәме белән монда өр-яңа грунт түшәлде. Еврогрунт, төгәлрәк әйтсәк, ком белән геотекстиль катнашмасыннан тора. Ат чапканда, йөгергәндә, сикергәндә амортизацияләнә, – ди Гүзәл Шәфыйкова.

Саф һавага чыгар алдыннан балалар иң элек нәкъ менә биредә шөгыльләнә.

– Ат спорты малай-кызлар өчен тәрбияви яктан да бик әһәмиятле. Ул иң беренче чиратта аларда хайваннарга, тереклеккә карата мәхәббәт уята. Балада кешелеклелек дигән мөһим сыйфатны тәрбияли. Биредә алар эшкә дә өйрәнә. Бездә шөгыльләнгән һәр бала аты өчен вак-төяк кирәк-яракны да бар күңелен биреп, билгеле бер стильгә туры китереп сайлый. Укучыларыбыз хәтта Кыш бабайдан бүләкне дә үзләренә түгел, атлары өчен дип сорый, – дип сөйли Гүзәл.

Җилле сәфәр

Әлмәттәге ат спорты мәктәбе балаларны гына түгел, өлкәннәрне дә табигатькә якынайта. Быел көз «Татнефть» компаниясе ярдәме белән биредә «Атларда йөрү» дип исемләнгән проект булдырылган. Ягъни теләге булган һәркем әлеге мәктәпкә килеп, атта йөреп, җанына тынычлык таба ала.

Үзенчәлекле сәфәр ике маршрут буенча оештырыла. Аның 4–5 чакрымга сузылган беренчесе Зәй елгасы буеннан, тигез урыннан уза. Ул атка беренче тапкыр гына утырган кеше өчен исәпләнгән. Нарат урманы аша узган 3–8 чакрымлык икенче юл исә катлаулырак – атта тау менеп, тау төшәргә туры киләчәк.

Атта йөреп кайтуга 45 минут вакыт бүленә. Ул 5–6 кешелек кечкенә төркемнәрдә оештырыла. Дөрес, теләге булган кеше индивидуаль сәфәрне дә сайлый ала.

Гүзәл Шәфыйкова сүзләренә караганда, атта йөрергә теләүчеләргә башта куркынычсызлык кагыйдәләре аңлатыла, махсус кием бирелә. Бары шуннан соң гына үзең сайлаган маршрут буенча кузгалырга була. Мондый сәфәрләр өчен атларны да махсус сайлаганнар биредә.

– Моның өчен иң мөһиме тыныч атлар табарга кирәк иде. Ат бит ул бик сизгер, аз гына кыштырдаган, кисәк кычкырган тавышлардан бик курка. Шуңа күрә бу проектта катнашачак атларны башта йөртеп, төрле шартларда сынап, аларның ни дәрәҗәдә тыныч икәнен яхшылап тикшердек, – ди ул.

Атлар әйләнә-тирәдәге тавышка гына түгел, кешенең күңел халәтенә дә сизгер. Янәшәдә барган кешенең кәефен дә, куркуларын, күңелендә ниләр барлыгын да шунда ук сизә алар. Тәҗрибәле тренерлар яшерми: ат янында үзеңне тыныч тотарга, әмма уяулыкны югалтырга ярамый!

– Бу проектны тормышка ашыра башлаган беренче көннән үк аның белән кызыксынучылар артканнан-арта бара. Бүген кешенең табигатькә якынаясы, үзгә мохиттә җанына тынычлык табасы килә. Атлар белән оештырган сәфәрләрдә бу бик яхшы сизелә. Ат туризмы да популярлаша бара, – ди Гүзәл Шәфыйкова.

Бөгелмәдә яшәүче Ләйсән Яруллина Әлмәт ат спорты мәктәбендәге сәфәргә очраклы рәвештә генә эләккән. Нефть каласында яшәүче туганнары, шәһәр күрсәтергә алып чыккан җирдән, атларда йөреп кайтырга чакырган аны.

– Атка утырып карау күптәнге хыялым иде. Анда йөреп кайтканнан соң алган хис-кичерешләрне сүз белән генә әйтеп-аңлатып бетерә торган түгел. Шул кыска гына бер сәгать вакыт эчендә бөтен җаным-тәнем белән ял иттем. Ат булганда, кешегә бернинди психолог та кирәкми икән. Әлмәттә яшәүчеләрдән ак көнләшү белән көнләшәм хәзер. «Татнефть» компаниясе аларга нинди зур мөмкинлек тудырган. Биредә яшәсәм, атлы сәфәргә көн дә чыгар идем, – ди Ләйсән.

Динә Гыйлаҗиева

 

БЕЗНЕҢ ТЕЛЕГРАМ КАНАЛГА ЯЗЫЛЫГЫЗ!

Көн хәбәре