Моннан дистә еллап элек Казаннан кайтканда күрше авыл кызы, бездән бер генә сыйныф соңрак укыган Халидәне очраткан идем. Мәктәп тәмамлаганнан бирле очрашканыбыз юк иде. 100 чакрым аз ара түгел. Башта балачак истәлекләрен барладык, гаилә хәлләребез турында сөйләштек. Сүз иярә сүз чыгып, чират ничектер сыер-бозауларга да җитте. Җан ияләре турында сөйләшә башлагач, юлдашым: “Әй, без шул эш юктан эш булсын дип, мәче асрыйбыз. Бу арада авырып китте дә, ветполиклиникага йөрттек әле. Уколлар, дарулар бирделәр”, – дип, көлеп сөйләгән иде. Ул вакытта әле авыл кешесе өчен мәченең авыруы, аны табибка алып бару башка сыймас хәл кебек иде.
Быел кышын безнең тирәдә, ниндидер авыру чыгып, песиләр шактый үлде. Безнең урам песиләре дә, ашаган көйгә, ябыгырга да өлгермичә, үлеп бетте. Бер күрешкәндә, шул турыда сүз чыккач, элекке укытучым, авылдашым Рауза апа: “Безнең мәчеләр дә авырды шулай. Без Балтачка ветстанциягә алып барып, укол кадаттык. Яшьрәкләре бу уколны я күтәрә ала, я юк, дигәннәр иде, балалары үлде, ана мәчеләр терелде”, – дигәч тә, Халидә искә төшкән иде. Эш юктан эш булсын дип түгел (ул да бу сүзләрне тыйнакланып әйткән иде инде), дүрт сыерлары, абзар тулы маллары булган авылдашларым җан ияләрен жәлләгәнгә алып барган лабаса.
Мәчеләр темасына башка язмам инде дигән идем. Әмма шушы кечкенә җан ияләре уйланырга әллә никадәр “азык” бирә. Декабрьда туып, көннәр җылынганчы өйдә саклаган мәче балаларыбыз, урамга чыгаруга, ата мәче белән “шаярган” булып чыкты. Йодрык кадәрдән үстергәнгә (әниләре урам мәчесе иде, теге авырудан ул да үлде), алар безгә шулкадәр ияләнгән. Ишегалдында йөрсәләр дә, безне күрүгә, йөгереп килеп җитәләр. Берсенең шактый түгәрәкләнгәнен күргән туганым: “Болар бәбигә авырый башласа да, сиңа килер инде, апай, булыш дияр”, – дип көлгән иде. Шулай булып чыкты да. Кичтән үк кәефе булмаган мәчебез икенче көнне иртәдән алдыма килә дә ята, килә дә ята. Ашауда да гаме юк. Үзе генә бәбили алмаганын аңлагач, ветеринария табиблыгына укып, яңа гына диплом алган күрше кызы Ләйсәнгә кердем. Әнисе Фәйрүзә (күмәк хуҗалыкта күп еллар сыерлар бозаулату бүлегендә эшли): “Әйдә, үзем керәм, минем песи бәбиләткән бар”, – диде. Мин мәчене тотып торам, Фәйрүзә булыша. Мескен мәче авыртуга түзә алмый, минем кулга тешләре белән ябыша. Мәче бәбиләткән бармыни: кулга перчатка яки бияләй кияргә уйга да килмәгән. Әмма бер башлагач, аны тотып атып булмый бит инде. Ул җан ачысы белән минем ялангач кулларны чәйни... Мин дә ахыргы хәлләрем белән түзәм. Икебез дә Фәйрүзәнең “булды” дигән сүзен көтәбез. Фәйрүзә шул сүзне әйткәндә мин инде егылыр чиккә җиткән идем (ике кулым шау кан, сөягенә кадәр чәйнәлгән бармаклар, беләзек соңыннан шеште – бер атна дәваларга туры килде).
Мәчебез аннан соңгы ике баласын үзе тапты. Без алганы да исән-сау булып чыкты, әллә дөрес урнашмаган, әллә дөрес “килмәгән” булды шунда. Әйбәт әни буласы иде мәче балакай: үзе дә сабый гына булса да (инстинкт!) балаларын ялады, имезде. Яннарыннан да китмәде. Тик кичкә тагын кәефсезләнде. Эче дә зур кебек. Каты да булып чыкты. Эчендә тагын балалары бар, дим. Мәчебезнең инде бернәрсәдә гаме калмавын күргәч, ветстанциядә эшләүче Алена исемле табибә кызның телефон номеры бар иде, вакыт соң булса да, аңа шалтыраттым. Ничәдә бәбиләгәнен сорашкач, иртәгә иртән ветстанциягә алып килергә кушты (өендә бернинди җайланмалары юк иде, ул инде операция кирәген аңлаган булып чыкты). Рәхмәт төшкере, ул төштән соң гына эшкә килергә тиеш булса да, безнең мәчене жәлләп, иртәнгә чакырган булып чыкты. Мескен мәчебез төнлә бер үле бала тудырган иде, эчендә тагын үле ике баласы булган булып чыкты. “Тудыра алмас, үлгән булыр иде”, – диде операциядән соң Алена. Биш көнгә антибиотик бирде. “Хәлен миңа әйтеп торырсыз”, – дигәненә бөтенләй аптырадым.
Бик авырдан тернәкләнде мескенкәй. Балаларында инде гаме калмады. Берничә көн шприц белән сөт эчертсәк тә, озак яшәмәделәр. Башта ук әниләрен тилмертәсе калмаган, ветстанциягә алып барасы калган, диештек. Күп еллар ишегалды тулы мәче булып та, мәче бәбили алмаганны күргән юк иде бит. Мәче бит инде ул! “Тегендә мәче балалары тавышы килә, берсе бәбиләгән икән”, – ди идек тә, бетә иде. Мәче тулгагының ачылыгын мәче заты гына белә икән шул... Бу урында кайчандыр ишеткән бер гыйбрәтле хикәят искә төште. Бер ананың килене дә, кызы да авырлы икән. Бала табар чаклары җиткәндә әни кеше тели икән: “Киленемә кеше тулгагы бир, бала табуның нинди авыр икәнен белсен. Ә кызыма сыер тулгагы бир, алар бик ансат кына бозаулый бит”. Әни кешенең теләкләре кабул була: килене кеше тулгагы белән авырып, исән-имин бала таба. Ә кызының сыер тулгагы ачылыгыннан күзләре атылып чыга...
...Әни булулары бик авыр шул... Җаннан җан аерылу, диләр аны...
БЕЗНЕҢ ТЕЛЕГРАМ КАНАЛГА ЯЗЫЛЫГЫЗ!
Фикер өстәү
Фикерегез