«Әнием, миңа акча күчер»: мошенниклар балалар тавышы белән сөйләшә башлаган

Мошенниклар, ата-аналардан акча урлау өчен. балаларының тавышы белән сөйләшә башлаган. Бу хакта “РИА Новости” яза.

Аферистлар ясалма фәһем ярдәмендә балаларның тавышын “ясап”, әти-әниләренә шалтырата икән.

Мошенниклар шушы көннәрдә генә баланың тавышы белән әти-әнисенә шалтыратканнар һәм янәсе, “дустымның туган көненә бүләк алырга кирәк”, дигән булып, берничә мең сум күчерүне сораганнар.

Сүз уңаеннан, хәзерге вакытта Татарстанда “Белешмәләр икътисады һәм дәүләтнең цифрлы үсеш-үзгәреше” илкүләм проекты гамәлгә ашырыла.

БЕЗНЕҢ ТЕЛЕГРАМ КАНАЛГА ЯЗЫЛЫГЫЗ!

Илкүләм проектлар илкүләм проект милли проект нацпроект "национальный проект" "милли проектлар" "Профессионалитет"

Көн хәбәре