Әнисе авариядә һәлак булган 5 яшьлек малайның гәүдәсен күтәреп шәһәр буйлап йөргән (ВИДЕО)

Бүген Кемерово өлкәсенең Киселевск шәһәрендә машина астында калып 5 яшьлек малай һәлак була. Бу хакта readovka67.ru яза. 

Беренчел мәгълүматлар буенча, бер төркем яшүсмерләр кибет янында юл аша йөгереп чыга. Ике өлкәнрәге юл читенә сикереп өлгерә, ә менә 5 яшьлек малай машина астына эләгә.

Ул җәрәхәтләрдән шунда ук үлә. Соңрак бу урынга аның әнисе килә, ул истерикага бирелә. Хатын-кыз бала гәүдәсе белән урам буйлап йөргән.

Җирле матбугат чаралары 22 яшьлек гаепле кешене тоткарлаган дип хәбәр итә. Машина йөртүченең хәтта машина йөртү таныклыгы да булмаган.

БЕЗНЕҢ ТЕЛЕГРАМ КАНАЛГА ЯЗЫЛЫГЫЗ!

Көн хәбәре