Алабуга автоинспекторлары «Ока» руле артында 15 яшьлек яшүсмерне тоткарлаган. Укучыны 7 февральдә 4:15 сәгатьтә Спас урамындагы 15нче йорт янында тоткарлаганнар.
Тоткарланучы хокук сакчыларына машина ачкычын әнисеннән алып, йөреп кайтырга дип чыгып киткәнен аңлаткан. Нәтиҗәдә, "Ока"ны махсус стоянкага урнаштырганнар. Мәгълүматны КДНга яшь йөртүченең ата-аналарын административ җаваплылыкка тарту мәсьәләсен хәл итү өчен тапшырдылар.
- Яшүсмер административ җаваплылыкка тартылу яшенә җитмәгәнлектән, «Исерек хәлдә транспорт чарасы белән идарә итү» маддәсендә каралган хокук бозу буенча җаваплылыкка тартылмый, - дип шәрехләделәр ЮХИДИ хезмәткәрләре.
БЕЗНЕҢ ТЕЛЕГРАМ КАНАЛГА ЯЗЫЛЫГЫЗ!
Фикер өстәү
Фикерегез