Кайбер төр белгечләр берьюлы 60 төрле вакансия арасыннан сайлап алырга мөмкин хәтта. Хезмәт базары ни хәлдә? Яхшы эшне кайдан эзлисе?
Республикада рәсми рәвештә теркәлгән бер эшсезгә якынча 16 вакансия туры килә. Бу хакта Татарстан хезмәт, халыкны эш белән тәэмин итү һәм социаль яклау министры урынбасары Клара Таҗетдинова әйтте.
– Республикада хезмәт базарында вазгыять эшче көчләргә ихтыяҗ зур, ә тәкъдимнәр саны түбән булу белән бәяләнә. 2019 елдан бирле Татарстанда мәшгуль булучылар саны 70 мең кешегә артты, ә эшсезлек 30 мең кешегә кимеде, 40 мең кеше актив хезмәт базарына чыкты, – диде ул.
Бүген республикада 2 миллионнан артык кеше эшли. Шунысын да искәртик: Татарстанда мәшгульлек дәрәҗәсе – Идел буе федераль округында иң югарыларыннан берсе, без әлеге күрсәткеч буенча беренче өчлеккә керәбез.
Тик мәсьәләнең икенче ягы да бар: эшләргә кеше җитми. Рәсми мәгълүматларга караганда, «Работа в России» порталында 45 меңнән артык вакансия тәкъдим ителгән. «Барлык тәкъдим ителгән эш урыннарының 28 проценты, ягъни һәр өченче вакансия сәнәгать тармагына туры килә. Сүз 12,7 мең эш урыны турында бара, – диде Клара Таҗетдинова. – Икенче урында дәүләт секторы – сәламәтлек саклау, белем бирү, мәдәният һәм дәүләт хезмәте тармакларында 5,5 меңгә якын вакансия буш. Төзелеш, сәүдә, транспорт һәм авыл хуҗалыгында да эшчеләр җитми. Аерым алганда, бүген машина йөртүчеләр, компрессор җайланмалары машинистлары, җыючы, комплектлаучылар кирәк».
Татарстан Хезмәт, эш белән тәэмин итү һәм социаль яклау министрлыгы мәгълүматларына караганда, бүген сәнәгать, төзелеш һәм транспорт тармакларына караган квалификацияле белгечләр эш турындагы – 60, ә машина йөртүчеләр 34 тәкъдим арасыннан үзенә ошаганын сайлап алырга мөмкин.
Ринат Хәлиуллин былтыр башкаладагы транспорт техникумын тәмамлаган.
– Белгечлегем буенча мин – машинист ярдәмчесе. «Кара» эшкә барасым килмичә, ярты еллап курьер булып эшләдем. Иптәшләрем дә җиңел һәм акчалы эш дип мактады. Көн саен эшләсәң, аена 80–85 мең сумга кадәр хезмәт хакы алырга мөмкин. Тик еллар буе сәпид педале әйләндереп тә булмый бит. Күптән түгел мәшгульлек үзәгенә мөрәҗәгать итеп, үз белгечлегем буенча эшкә урнаштым. Әти-әнием дә бу адымымны хуплады, үземә дә ошый, – дип сөйли Ринат.
Клара Таҗетдинова сүзләренә караганда, 2029 елда республикада мәшгульлек дәрәҗәсе 49 мең кешегә артып, 2 миллион 89 меңгә җитәчәк. «Эшчеләр саны күбрәк хезмәт күрсәтү, эшкәртү сәнәгате, транспорт оешмалары, сәламәтлек саклау, социаль хезмәтләр һәм мәгълүматлаштыру кебек өлкәләрдә артачак дип фаразлана. Ә менә сәүдә, күчемсез милек сату-алу, дәүләт идарәсе кебек тармакларда мәшгуль булучылар саны кимеячәк, – диде ул.
Халыкны эш белән тәэмин итүдә ярдәм күрсәтү «Кадрлар» илкүләм проекты максатларына туры килә. Моңа кадәр Татарстан Рәисе Рөстәм Миңнеханов квалификацияле кадрлар белән тәэмин итүне икътисад үсешенең төп күрсәткечләреннән берсе дип атады. «Әлеге эш системалы рәвештә алып барылырга һәм мәктәп эскәмиясеннән үк башланырга тиеш», – диде ул.
Сүз уңаеннан, эш эзләүчеләрне 28 июнь – Яшьләр көнендә Казанның «Урам» паркында көтеп калачаклар. Биредә «Россия эше. Мөмкинлекләр вакыты» Бөтенроссия эшкә урнаштыру ярминкәсенең федераль этабы узачак. Анда 300 дән артык эш бирүче 8,5 меңгә якын вакансия тәкъдим итәчәк дип көтелә. Ярминкә мәйданы 9.00 дән 17.00 сәгатькә кадәр эшләячәк. «Программада эшкә урнашу һәм карьера үсешенә бәйле төрле темаларга мастер-класслар һәм тренинглар, квизлар узачак. Шулай ук республика предприятиеләре үз продукциясен тәкъдим итәчәк. Мәсәлән, Вертолет заводы – «Ансат» вертолетын, ә КАМАЗ хәрби «Ахмат» автомобилен тәкъдим итәчәк», – дип ярминкәгә чакырды Татарстан мәшгульлек үзәге җитәкчесе Тимур Муллин.
Соңгы мәгълүматларга караганда, Татарстанда уртача хезмәт хакы 83 мең сум тәшкил итә. Чагыштыру өчен, бу ел башында ул 70–78 мең сум аралыгында булган.
БЕЗНЕҢ ТЕЛЕГРАМ КАНАЛГА ЯЗЫЛЫГЫЗ!
Фикер өстәү
Фикерегез