Антон Алиханов: “Кытай Россиянең әйдәп баручы тышкы сәүдә хезмәттәше”

Күп еллар дәвамында Кытай Россиянең әйдәп баручы тышкы сәүдә хезмәттәше булып кала бирә. Бу хакта “РОСТКИ” форумының пленар утырышында Россия сәнәгать һәм сәүдә министры Антон Алиханов әйтте.

“Шунысы да мөһим: әлеге багланышлар ышанычка, үзара хөрмәткә нигезләнә, алар киң колачлы стратегик хезмәттәшлек булып тора”, – диде Россия сәнәгать һәм сәүдә министры Антон Алиханов.

Аның сүзләренә караганда, узган ел нәтиҗәләре буенча ике ил арасындагы товар әйләнеше рекорд куеп, 245 миллиард долларга җиткән. “Өстәвенә, без экспорт һәм импорт арасындагы тигезлекне саклыйбыз. Товар әйләнеше структурасында барлык төп товар төркемнәре бар”, – диде министр.

Антон Алиханов фикеренчә, озак вакытка исәпләнгән проектлар илләр арасындагы хезмәттәшлекнең нигезен тәшкил итә. “Әһәмиятле Россия-Кытай инвестиция проектлары исемлегенә гомуми бәясе 130 миллиард доллардан артып киткән 63 тәкъдим керә. Алар металлургия, химия, радиоэлектроника, автомобиль һәм фармацевтика сәнәгатьләренә бәйле уртак мәнфәгатьләргә кагыла”, – диде министр.

Кичә Казанда «РОСТКИ: Россия һәм Кытай – үзара файдалы хезмәттәшлек» III халыкара форумы рәсми рәвештә ачылды. Тантаналы чарада Татарстан Рәисе Рөстәм Миңнеханов катнашты.

Сүз уңаеннан, хәзерге вакытта “Нәтиҗәле конкурентлыкка сәләтле икътисад” илкүләм проекты гамәлгә ашырыла.

БЕЗНЕҢ ТЕЛЕГРАМ КАНАЛГА ЯЗЫЛЫГЫЗ!

Илкүләм проектлар илкүләм проект Миңнеханов милли проект минниханов нацпроект "национальный проект" "милли проектлар" "Профессионалитет"

Көн хәбәре