Казанда яшәүче 44 яшьлек Әнвәр Мөхәммәтҗанов хокук саклау органнарында хезмәт итә. Төрле вакыйгалар аша узарга туры килә аңа. Беренче көненнән үк СВОга чыгып китә. Үзе дә, фикерләре дә бик үзгәреп кайта.
– 2023 елда яраландым. Бер аяксыз калдым, ике күзем дә күрми иде. Бар дөньям караңгылыкка чумды ул чакта. Аяк турында уйлаган да юк, ничек тә караңгылыктан чыгарга иде дип хыялландым. Табиблардан да күзләремне саклауларын үтендем, – дип искә ала Әнвәр авыр көннәрне. – Баштарак СВОның ни икәнен аңлап бетермәгәнмен икән. Аны Бөек Ватан сугышы белән чагыштыручылар да бар. Ул вакытта да безгә каршы кемнәр генә сугышмаган?! Моннан 80 ел элек бабаларыбызның Җиңүне ничек яулый алганын аңлый башладым кебек. Бик кыйммәткә төшкән ул. Моңа әләм күтәреп йөреп кенә төшенеп булмый.
Әнвәр сигез ай буена Мәскәүдәге госпитальдә ята. Табиблар аның гәүдәсен дәвалый, ә ул тормышның мәгънәсен кабаттан сүтеп җыя.
– Дусларым бар икән минем. Алар һәрчак хәлемне сорап торды. Хәтта Мәскәүгә кадәр машина белән бер күрешер өчен килүчеләр дә булды. Мактанумы бу? Юк, түгел. Сөенәм, шөкер итәм. Ялгыз калган кешеләрне дә беләм чөнки. Ә мине ялгыз калдырмадылар. Бөтенләй өметсезлеккә бирелгәндә, хатыным Лилия ярдәм итте. Безнең хисләр шунда сыналды. Ростовтан Мәскәүгә күчерүгә үк, хатыным янымда иде инде. Ике ай буе янымнан китмәде. Сабый бала тәрбияләгәндәй карады. Юындырды да, кырындырды да, ашатып-эчертте дә. Авырлык килгәч, мин Лилияне тагын да ныграк яратуымны аңладым. Баштарак үзеңне кабул итү кыен, әмма соңрак ияләнәсең. Андый чакта аңлар өчен вакыт һәм якын кешеләреңнең игътибары кирәк. 27 яшьлек бер иптәшебезне, ике аяксыз, бер кулсыз калгач, хатыны да ташлап китте, туганнары да килми башлады. Андый чакта бер-беребездән җылы сүзне кызганмыйбыз. Ул үзе дә бу сынаудан соң ныгыды гына. Инглиз телен өйрәнә, төрле ярышларда катнаша башлады. Тормышында яңа юл салырга тырыша. Аңа карап, башкалар да бирешмәскә өйрәнә.
Казанга кайткач, кая барып бәрелим дип баш ватарга вакыты булмый аның.
– Пенсиягә китәрмен дә, бар да тыныч кына барыр, дип уйлаган идем. Әмма өйдә үзең генә калсаң, башка әллә нинди уйлар керә. Күңелсезләнә башлыйсың. Кеше арасына чыгудан да яхшысы юк, дидем. СВОдан имгәнеп кайткан егетләр эшкә чакыргач, бик теләп ризалаштым. Күптән түгел Казада ачылган «Воин» спорт-тәрбия үзәгенә инструктор булып эшкә кердем, – ди ул.
Үсмерләр, студентлар гына түгел, укытучылар белән дә эшли ул хәзер, СВОга китәргә җыенучыларга да киңәшләрен бирә. Җәен исә лагерьда җыеннар уздыралар.
– Мәктәпләргә еш йөрелә. Хәзерге укучылар ник алай, ник болай дип кызыксынмый. Чөнки интернетта мәгълүмат җитәрлек. Шуңа күрә башта без биргән киңәшләрнең аларга тормышта кайчан яраячагын аңлатырга тырышабыз. Шунсыз хәзерге балаларны кызыксындырып булмый. Һәрнәрсәдән файда эзли алар, – дип сөйли Әнвәр. – Әйтик, беренче ярдәм күрсәтергә өйрәтәбез. Үзегезгә кирәкмәсә, юл фаҗигасенә очраган кешеләргә, янгында зыян күрүчеләргә булышырсыз, дибез. Максатыбыз алардан хәрби кеше ясау түгел. Алар тормышта төрле хәлләргә әзер торырга тиеш.
Әнвәр «Время героев» федераль программасында да катнашкан. Имтиханнарны тапшырган инде. Татарстан Рәисе Рөстәм Миңнеханов тәкъдиме буенча оештырылган «Батырлар. Герои Татарстана» программасында катнашырга да гариза биргән. Киләчәктә республика өчен кирәкле кеше буласы килә аның.
– Аяксыз калгансыз, диләр. Миңа бу сүз ошамый. Аны бит исереп, салкында өшегәнгә кисмәделәр. Хәрби бурычымны үтәгәндә аяксыз калдым. Мин СВОда төрле хәлләр буласын аңлый идем һәм моңа әзер дә тордым. Шөкер, имгәнеп кайтсак та, кирәксез булмадык. Дәүләт кулдан килгәнчә ярдәм итә. «Ватанны саклаучылар» фонды яхшы эшли. Һәр хәрбинең үз координаторы бар. Нинди генә документ кирәк булмасын, аларга мөрәҗәгать итәбез, – ди Әнвәр. – Моннан ун көн элек телефоным шалтырый. Әнием янына авылга кайткан идем. Иртәгә сезгә машина бирәчәкбез, диләр. Ышанмадым. Аннары «Ватанны саклаучылар» фондыннан әйткәч кенә, мошенниклар шалтыратмавын, бу хәбәрнең дөрес икәнен аңладым. Дәүләт Думасы депутаты Ирек Богуславский 10 хәрбине әнә шулай шатландырды. Машинам юк иде, бик сөенеп кабул иттем. Мәрхәмәтле кешеләргә рәхмәттән башка сүз юк.
БЕЗНЕҢ ТЕЛЕГРАМ КАНАЛГА ЯЗЫЛЫГЫЗ!
 
                                                         
                                                         
                                                         
                                                         
                                                         
                                                         
                                                         
                                                         
        
Фикер өстәү
Фикерегез