Апас районы Карамасар авылында зарыгып көтелгән вакыйга булган – җирле Мәдәният йорты киң колачлы төзекләндерү эшләре төгәлләнгәннән соң янә ишекләрен каерып ачкан. Аны ачу тантанасында Дәүләт Думасының Икътисади сәясәт комитеты рәисе Максим Топилин һәм район хакимияте башлыгы Айрат Җиһаншин катнашкан. Бина “Гаилә” илкүләм проекты кысасында яңартылган.
1974 елда төзелгән Мәдәният йорты озак еллар буе авылда яшәүчеләрнең иҗтимагый тормыш үзәге булып килгән. Әмма бина вакытлар узу белән тузган һәм җитди яңарту таләп иткән. Капиталь төзекләндерү барлык мөһим инженерлык коммуникацияләргә кагылган: су белән тәэмин итү, җылылык бирү системалары тулысынча яңартылган, иске ишекләре алыштырылган, бүлмәләренең эчендә бизәү эшләре башкарылган.
Яңартылган бина менә янә иҗат һәм аралашу үзәгенә әйләнгән. Хәзер анда концертлар, театрлар кую, бәйрәм программалары, тематик кичәләр һәм очрашулар уздыру планлаштырыла.
Проект дәүләт тендеры кысасында күздә тотылган средстволар хисабына гамәлгә ашырылган. Узган ел башында Дәүләт хезмәтләре порталында Татарстанда кайбер мәдәни объектлар, шул исәптән Казан яшь тамашачы театры, Казанның Химиклар мәдәният йорты һәм авылларның мәдәният йортларын төзекләндерү эшләренә заказ урнаштырылган.
БЕЗНЕҢ ТЕЛЕГРАМ КАНАЛГА ЯЗЫЛЫГЫЗ!
Фикер өстәү
Фикерегез