Газетага язылу

Арча районы Бирәзәбаш мәчете кайчан төзекләндереләчәк?

«Авылның мәчете бик иске хәлдә.1902 елда ук төзелгән ул. Җомга, гает намазлары шунда укыла. Башка авылларда гыйбадәтханәләрне яңарту турында ишетеп торабыз. Нигә безнекен төзекләндермиләр? Җыйнак кына яңа мәчет салсалар, хәерлерәк тә булыр иде», – дип сорады Арча районының Бирәзәбаш авылы халкы.

Татарстан Диния нәзарәте матбугат үзәге:

– Әгәр мәчет тарихи объект саналса, аны төзекләндерүгә дәүләттән башка беркем катыша алмый. Андый биналарны төзекләндерү белән Татарстанның мәдәни мирас объектларын саклау комитеты шөгыльләнә. Әгәр мәчет тарихи объект түгел икән, аны карау һәм ремонтлау – мәхәллә карамагында. Бирәзәбаш мәчете тарихи объект түгел.

БЕЗНЕҢ МАКС КАНАЛЫНА ЯЗЫЛЫГЫЗ!

Көн хәбәре