Газетага язылу

Арча районында Казансу елгасын саклау өчен 5 мең төп агач утыртылачак

ТР Экология һәм табигый ресурслар министрлыгы ТР Урман хуҗалыгы министрлыгы белән берлектә һәм СИБУР компаниясе ярдәме белән Казансу елгасы буенда урман утыртмалары булдыру проектын гамәлгә ашыруны дәвам итә.

Инициатива 2022-2025 елларда үткәрелгән су объектларын экореабилитацияләү буенча комплекслы фәнни-тикшеренү эшчәнлеге нәтиҗәләренең гамәли этапларыннан берсе булып тора, дип хәбәр итә ведомствоның матбугат хезмәтенә сылтама белән «Татар-информ».

Татарстан Экология һәм табигый ресурслар министрлыгы, СИБУР компаниясе, А.И.Щеповских исемендәге Әйләнә-тирә мохитне саклауга ярдәм итү төбәк иҗтимагый фонды һәм Рус география җәмгыятенең Татарстандагы Төбәк бүлеге тарафыннан имзаланган килешү нигезендә 16 октябрьдә Арча шәһәрендә агачлар утырту чарасы узачак.

Әлеге максатка 5 мең төптән артык чыршы һәм имән үсентеләре әзерләнгән. Алар Казансу елгасының су саклау зонасында 1,5 гектар мәйданда утыртылачак, дип ачыклык керттеләр ведомствода.

Килешүдә су объектлары ярлары буенда су саклау урманнары булдыруга юнәлдерелгән проектларны гамәлгә ашыру каралган.

Чарада ТР Экология һәм табигый ресурслар министрлыгы, Арча урманчылыгы, Сибур, А.И.Щеповских исемендәге Әйләнә-тирә мохитне саклауга ярдәм итү төбәк иҗтимагый фонды һәм Рус география җәмгыятенең Татарстандагы Төбәк бүлеге вәкилләре, шулай ук яшь натуралистлар катнашачак.

Яр буйларында агачлар утырту дымны саклауга, туфракны ныгытуга ярдәм итә, эрозияне булдырмый, уңайлы микроклимат һәм табигый экосистеманы торгызу өчен шартлар тудыра. Боларның барысы да «Экологик иминлек» илкүләм проекты максатларына туры килә, дип өстәделәр министрлыкта.

Элегрәк әлеге проектның беренче этабы барышында Арча районының Үрнәк авыл җирлегендә 4,18 гектар мәйданда имән һәм чыршы үсентеләре утыртылган иде.

Мондый акцияләр Казансу елгасының чыганакларын саклау һәм республикада экологик хәлне яхшырту буенча системалы эштә мөһим адым, дип белдерделәр ТР Экология һәм табигый ресурслар министрлыгында.

Россиянең илкүләм проектлары – җәмгыять тормышының төп өлкәләрен үстерүгә юнәлдерелгән масштаблы дәүләт программалары ул. Алар РФ Президенты Владимир Путин тарафыннан расланган илкүләм максатларга ирешүнең һәм 2030 елга кадәр илнең социаль-икътисади үсеш стратегиясен гамәлгә ашыруның төп алымнарыннан берсе булып тора.

Сүз уңаеннан, хәзерге вакытта «Экологик иминлек» илкүләм проекты гамәлгә ашырыла.

БЕЗНЕҢ МАКС КАНАЛЫНА ЯЗЫЛЫГЫЗ!

"нацпроект" , нацпроект" , "национальный проект" , "Илкүләм проект" , "милли проект" , "Илкүләм проект*" , "Илкүләм проектлар" , "милли проект*" , "милли проектлар" , "Профессионалитет",СВО, эвакуированные, эвакуируемые, донбасс, днр, лнр , донецк , луга

Көн хәбәре