Армиядә хезмәт итүче егетләргә тынычлык урнаштыру операцияләрендә катнашуга рөхсәт бирүне тәкъдим иткәннәр

Дәүләт Думасында “срочник”ларга Россия Кораллы көчләренең тынычлык урнаштыру миссияләрендә катнашырга рөхсәт итүне күздә тоткан төзәтмәләр әзерләнелә. Бу хакта “Парламентская газета” яза.

Төзәтмәләрне халыкара тынычлык һәм иминлекне саклау яки торгызу эшчәнлегендә катнашу өчен Россиянең хәрбиләр, гражданлык персоналын бирү тәртибе турындагы законга кертү тәкъдим ителә. Думаның Оборона комитеты башлыгы Андрей Картаполов аңлатып үткәнчә, төзәтмәләрнең максаты – хәрбиләрне тынычлык урнаштыру миссияләрендә катнашуга җәлеп итү өчен дәүләт мөмкинлекләрен киңәйтү.

“Тәкъдим ителгән төзәтмәләр буенча, аларда “срочник”лар да катнаша ала. Ләкин үз ихтыяры белән һәм махсус әзерлек үткәч кенә”, – дип басым ясап әйткән ул.

Исегезгә төшерәбез: Россиядән читкә тынычлык урнаштыручы көчләрне җибәрү һәм аларны кире кайтару турында карарны ил Президенты кабул итә. Тынычлык урнаштыру операциясе гамәлләрен һәм вакытын да дәүләт башлыгы билгели.

БЕЗНЕҢ ТЕЛЕГРАМ КАНАЛГА ЯЗЫЛЫГЫЗ!

Көн хәбәре