Бигрәк та ташландык ишегалларында, кеше аягы басмаган урыннарда котырып үсә алар. Тик штрафлар салып кына еллар буена килгән проблеманы хәл итеп булырмы?
Үз башыбызга
Бераз тарихка күз салыйк. Бүген чүп үлән булып саналган һәм халыкка әллә никадәр мәшәкать тудырган әлеге үсемлекләрне кайчандыр чит илләрдән кайтарталар. 1960–1970 елларда балтырганның «борщевик Сосновского» дип аталган төрен кайбер колхозларда терлек азыгы буларак үстерәләр. Афәтен аңлап алуга, аннан баш тарталар, әрсез үсемлек кешеләр һәм терлекләр йөрми торган урыннарда аз гына мәйданда үрчеп кала, киң таралмый. 2000 нче еллар башында көтүләр кимеп, кешеләр печән чабудан бизә башлагач, агулы үсемлек рәхәтләнеп үсә башлый.
Америка өрәңгесе (кайбер якларда аны чаган дип йөртәләр) белән дә хәлләр шулайрак. Анысы Россиягә 1796 елда Төньяк Америкадан кайтарыла. Башта аны Санкт-Петербургның Император ботаника бакчасында экзотик үсемлек буларак кына үстерәләр. XIX гасыр дәвамында ботаниклар агачны Россиянең төрле төбәкләренә таратырга тырышалар. Тәүге адымнар кыенлык белән ясала: Америкадан китерелгән орлыклардан үскән агачлар бездәге кырыс кышларга түзмичә һәлак була. Ничек итсәләр итәләр: Мәскәүдә үрчетелгән орлыклардан үсенте алалар. Шуннан соң өрәңге безнең ил климатына җайлаша башлый. Советлар Союзында аны юл буйларында, завод тирәсендә һәм тимер юл өемнәрендә бик күпләп үстерәләр, шәһәрләрне яшелләндерү өчен файдаланалар.
Өлкән яшьтәге авыл кешесе өрәңгенең бер төп үсентесен өч йомыркага сатып йөргәннәрен дә, әти-әниләренең, дәүләт бурычын үтибез дип, эштән соң агач утыртуларын да искә ала. Бервакыт Кукмара районына баргач, бер абзыйның ачынып сөйләгәне дә хәтердә. «Бөтен дөньяны өрәңге басты. Ә кайчандыр әниләрнең җелеген суырып утырттырганнар бит шуларны. Әле әнием бичара, бер агач үсентесе урлаган өчен, төрмәдә дә утырып чыккан», – дигән иде ул.
Тора-бара бу «кадерле» агачның җитешсезлекләре дә күренә башлый: өрәңге бик тиз үрчеп, башка агачларны кысрыклап чыгара. Куе булып үскәнлектән, аның астында башка берни дә үсә алмый диярлек. Аның микроклиматны, урман катламын һәм хәтта туфракны үзгәртүгә сәләтле булуы ачыклана. Мондый урыннарда үләннәр, куаклар, бөҗәкләр, ә алардан соң кошлар да юкка чыга, ди белгечләр.
Әрсез үлән
Россельхозцентрның Татарстандагы филиалы җитәкчесе урынбасары Гүзәл Хөсәенова әйтүенчә, Россиядә балтырганның 15 төре үсә. Хәтта аның кайберләрен ашарга да ярый, файдалы үлән булып санала. Ә менә «борщевик Сосновского» дигәне агулы. Россельхозцентр филиалы мәгълүматлары буенча, куркыныч балтырган хәзерге вакытта Татарстан буенча 2,5 мең гектар мәйданга таралган. Моннан 5–6 ел элек 15 районда гына үссә, инде хәзер 25 районны баскан. Аеруча Биектау (745 гектар), Балтач (152 гектар), Питрәч (111), Арча (105), Лаеш (94), Әгерҗе (42) районнарында һәм Казанда күп үсә. Шулай ук Әтнә һәм Яшел Үзән районнарында шактый очрый.
Ул июльдән алып августка кадәр чәчәк ата, орлыклары июльдән сентябрьгә кадәр өлгерә. Бер үсемлек 20 меңнән алып 100 меңгә кадәр орлык бирә.
– Балтырган җир ресурсларының көчен ала һәм әйләнә-тирәгә, кешеләргә бик зур зыян сала. Үсеш чорында әлеге зәһәр үсемлектә актив агулы матдәләр хасил була. Әлеге сок кеше яки терлек тиресенә эләккән очракта тәнне пешерә. Саклану чарасын күрмәгән очракта пешү бик каты булырга, җәрәхәте 3–6 айга кадәр сузылырга мөмкин. Шуңа күрә балтырганның нәрсә икәнен белүчеләр, тәнгә согы тигән очракта, тизрәк юып төшерә, әлеге зарарланган урын кояш нурлары тәэсирендә тагын да азып китмәсен өчен сакланырга тырыша. Балтырганның согы күзгә керсә, аеруча куркыныч икән, ул кешене сукыр калдырырга да мөмкин.
Гүзәл Хөсәенова әлеге чүп үлән кеше, техника керер өчен авыр булган сулыклар янында, ташландык җирләрдә, юл кырыйларында үсүе белән хәлне катлауландыруына басым ясады.
– Авыл территорияләрендә аларны биеклеге 20 сантиметрга җиткәнче чабып алырга кирәк һәм бу эшне даими рәвештә эшләү хәерле. Балтырганның тамырлары 3–7 см тирәнлектә урнашкан, шуңа күрә эшкәртү тирәнлеге 10 сантиметрдан кимрәк булырга тиеш түгел. Авыл хуҗалыгы җирләрендә балтырган булган мәйданнарны сөреп чыгарга, ә юл кырыйларында чабарга яки сезонга 2–3 тапкыр гербицидлар белән эшкәртергә киңәш итәбез. Сусаклагыч зоналар һәм сулыклар янында үсә торган үсемлеккә агу сибәргә ярамый, шуңа күрә бу очракта аларны чабып яки казып алып кына котылырга мөмкин, – ди белгеч.
Аның сүзләренчә, балтырган сабакларын чәчәк атуы тәмамлану этабында һәм орлык хасил булганда чабу катгый рәвештә тыела. Беренчедән, аның бернинди дә нәтиҗәсе булмаячак, икенчедән, үсемлек согыннан бик зур зыян килергә мөмкин. Чабып алынган үләнне сак кына җыеп яндырган очракта аның таралу тизлеген киметергә була. Инде чапкансыз икән, үләнне чапкан урында кибәргә калдырмагыз, чөнки мондый үсемлекнең дә орлыклары җитлегә алачак. Хәтта өлгереп җитмәгән орлыклар да агулы үлән таралырга сәбәп була ала. Орлыклары тулысынча өлгереп җиткән балтырганга да тимәвең хәерле, чөнки селкетеп, аларны таратырга гына мөмкин.
Татарстан Авыл хуҗалыгы һәм азык-төлек министрлыгы мәгълүматлары буенча, быел республикада балтырганга каршы көрәш чаралары өчен ике тапкыр артыграк акча – 50 млн сум бүлеп бирелгән.
Балтырган турында мәгълүмат күп булса да, өрәңге хакында бер генә кеше дә төгәл җавап бирә алмады. Алар биләп алган мәйданнар да исәптә түгел, дип аңладык.
Чарасызлык
Яшел Үзән районының Олы Карагуҗа авыл җирлегенә биш авыл керә. Барысында да балтырганы да, өрәңгесе дә котырып «уңган».
– Мин аларга каршы ничек көрәшәсен дә белмим инде. Бигрәк тә балтырган белән җәфаланабыз. Орлыклары елга буйлап агып килә, ә аның ярларын берничек тә агулап булмый. Чабып кына җиңә торган түгел. Узган ел балтырган чапканда ике егетебез пеште. Дәүләт бүлеп биргән акча да җитәрлек түгел, булдыра алганча көрәшсәк тә, бу әрсез үсемлек елдан-ел арта. Шуңа күрә безнең җирлек өчен бу – бик зур проблема. Халык та интегә, җирлек составындагы җирләрдә дә бик күп. 1 марттан үз көченә керәчәк закон турында безгә дә әйттеләр. Халык белән без эшләргә тиеш булабыз. Башта кисәтү ясарга куштылар, чара күрмәсәләр, штраф салыначак, – ди ул.
Әлеге проблема Зәй районы өчен дә ят түгел. Аксар авыл җирлеге башлыгы Юрий Гыйльманов сүзләренчә, авылларда Америка өрәңгесе дә күп, тик анысы алай ук куркыныч түгел.
– Ә менә балтырганы җелеккә үтте, ул бит кагылып китсәң дә, пешереп ала. Миңа калса, халык әле үз бакчасында көрәшә ала, даими рәвештә үләнне иртәрәк чабып торса, гербицидлар кулланса, таралырга ирек бирмәс. Ә менә су буйларында, керер өчен катлаулы урыннарда берни дә эшләп булмый. Елгалар кешеләрнең бакча башларыннан уза. Балтырган да тарала, шуңа күрә аларны гел чистартып торырга кирәк. Өрәңгесен дә бакчасында үстерми инде халык. Ул агач та күбрәк ташландык, караучысыз хуҗалыкларда гына күренә. Штраф салулары, бер яктан, яхшы. Икенче яктан, бу проблеманы андый юл белән генә җиңеп булырмы икән соң? Монда берничә этаплы эш башкарырга кирәк, – ди Юрий Гыйльманов.
Булышырмы?
Ә хәзер законга әйләнеп кайтыйк. Моңа кадәр балтырган үскән авыл хуҗалыгы җирләре генә контрольдә тотыла иде. Хәзер исә муниципаль карамактагы җирләр һәм шәхси бакчалар да игътибар үзәгендә булачак. Закон буенча, җир кишәрлекләрендә өрәңге яки балтырган үстергән хуҗаларга 700 мең сумга кадәр штраф салырга мөмкиннәр. Физик затларга штраф күләме – 20–50 мең сум, вазыйфаи затларга – 50–100 мең сум, юридик затларга – 400–700 мең сум. Әгәр кишәрлекләрне тәртипкә салырга болар да ярдәм итмәсә, суд карары буенча җирне тартып алырга да мөмкиннәр.
Дөрес, штраф күләмен төбәкләр үзләре дә карый алачак, дип хәбәр ителә законда. Тик әлегә безгә Татарстан буенча бу сорауга төгәл генә җавап бирмәделәр.
Азнакай районының Зур Сукаеш авылында яшәүче Фәнис Фәхретдинов, бу закон күптән кирәк иде, дигән фикер әйтте.
– Хуҗалары булмаган, каралмаган ишегалларын, зират, элеккеге котельный урынын өрәңге күмеп бетерде. Шушы агач тулысынча басып киткән җиде-сигез ишегалды бар авылда. Бер бездә генә түгел, күрше-тирәләрдә дә шул ук хәл, – ди ул. – Ул агач белән көрәшү дә бик авыр, бер төбе генә дә миллионлаган орлык тарата. Өч еллар тирәсе элек бу мәсьәләне авыл җыелышында да күтәреп чыккан идем. Минем бәрәңге бакчасында ел да тишелеп чыга ул. Утап, көрәк белән чокып алып кына торам. Ул каралмаган участоклар да кемнәрдер исемендә бит. Штраф сала башласалар, кешеләр бераз игътибарлырак булырлар иде. Ташландык җирләрнең дә хуҗасы бар, карасыннар. Җир дә бит тәрбияләгәнне ярата.
БЕЗНЕҢ ТЕЛЕГРАМ КАНАЛГА ЯЗЫЛЫГЫЗ!
Фикер өстәү
Фикерегез