Россия Дәүләт Думасы депутаты Артем Прокофьев Татарстан Рәисе Рөстәм Миңнехановның вазифага керешүе уңаеннан фикерен белдерде:
– Сайлау нәтиҗәсе Рөстәм Миңнехановка республика халкы тарафыннан ышаныч һәм таяныч барлыгын исбатлады. Татарстан – бүген үз нәтиҗәләре белән Россиядәге алдынгы республикаларның берсе. Алда, әлбәттә, яңа бурычлар: сәнәгать тармагын үстерү, инфраструктураны яңарту кирәк. Татарстан Рәисе командасы алга куелган максатларга ирешәчәк, дип уйлыйм. Барлык партияләр дә республика алдындагы бурычларны тормышка ашыруда аңлашып эшләр, дип ышанып калам.
БЕЗНЕҢ ТЕЛЕГРАМ КАНАЛГА ЯЗЫЛЫГЫЗ!
Фикер өстәү
Фикерегез