Татар эстрадасының танылган җырчысы Лилия Хәйруллина артистның бер концертта чыгыш ясавына күпме акча исраф итүе турында социаль челтәрләрдә сөйләп үткән.
Җырчы билгеләп үткәнчә, җырга аранжировка ясау һәм аны яздыру 90 мең сумга төшә. Сәхнә киеме тукымасы – 27 мең сумга, кием дизайны – 5 мең, тегү – 25 мең, аяк киеме – 3000 сумга төшкән. Хуш, түбәтәен маркетплейстан 700 сумга гына алган. Моннан тыш артист чәч ясату һәм бизәнүгә 6000 сум тоткан. Чыгышны әзерләү дә бәя тора. Әйтик, биючеләргә 16 мең сум түлисе. Нәтиҗәдә бер чыгышка әзерләнү 172 700 сумга төшкән.
Җырчы видеосына комментарийларда татар эстрадасының кайбер артистлары җавапларын күрергә мөмкин. Мәсәлән, җырчы Илсөя Бәдретдинованың концерт директоры Гүзәл Кәрамиева видеода күп кенә әйберләрнең исәпкә алынмавын, шуңа күрә чыгышның кыйммәткәрәк төшүен язган. Ә җырчы Гүзәлем җырның тамашачыга барып җитүе өчен кимендә 1 миллион сум кирәклеген билгеләп үткән.
– Җыр, образ, клип, телевидение һәм радиода ротация, социаль челтәрләрдә реклама, сәхнәгә кую һәм чыгыш ясау: җырың тамашачыга барып җитсен өчен, сине күрсеннәр өчен кимендә 1000 000 сум кирәк. Чама белән өч яки биш айга бу. Озайтасың килсә – тагын түлисең. Җырның, күпләр күңеленә хуш килеп, сине, һичшиксез, чакыра башлаячакларын аңлатмый әле бу, – дип билгеләп үткән Гүзәлем.
БЕЗНЕҢ ТЕЛЕГРАМ КАНАЛГА ЯЗЫЛЫГЫЗ!
Фикер өстәү
Фикерегез