Республика архивлары күп кенә юнәлешләрбуенча шәхси архив фондлары булдыру өлкәсендә актив эшли. Шундый юнәлешләрнең берсе – хәрбипатриотизм темасы. Бу тематика буенча документлар актив кулланыла, китаплар нәшер ителә, күргәзмәләр әзерләнә, төрле басмаларда мәкаләләр бастырыла, җыелган документлар буенча төрле фәнни конференцияләр өчен докладлар әзерләнә.
Махсус хәрби операция – заманча тарихның үзенчәлекле бите.
Бүген Татарстан Республикасының Архив эше буенча дәүләт комитеты тарафыннан махсус хәрби операциядә катнашучыларның, аларның гаилә әгъзаларының документларын җыю, туплау һәм аларны популярлаштыру буенча эш алып барыла.
Әлеге эш – тарихи хәтерне саклау эшендә мөһим адым, ул киләчәк буыннарга якташларыбызның батырлыклары турында күбрәкбелергә ярдәм итәчәк.
Республиканың дәүләт архивына һәм муниципаль архивларга аларның биографияләре, таныклыклары, хәрби билетлары, көндәлекләре, куен дәфтәрләре, төрле жанрдагы (рәсемнәр, җырлар, шигырьләр һ.б.) истәлекләр, фотосурәтләр, видеороликлар, мәкаләләр тапшырылырга мөмкин.Документлар кәгазьдә дә, электрон рәвештә дә кабул ителә.
Киләчәк буыннар өчен тарихи дөреслекне, батырлык һәм фидакарьлек, Ватанга тугрылыктурындагы истәлекне, шулай ук якташларыбыз -махсус хәрби операциядә катнашучылар истәлеген мәңгеләштерү өчен махсус хәрби операция белән бәйле документларны хәзер үк җыя башлау бик мөһим. Шуңа күрә архивлар аларның гаиләләре, туганнары белән хезмәттәшлек итә. Һәр гаилә белән шәхси эш алып барыла, ул архивка тапшырыласы документларны барларга ярдәм итә.
Республика архивларына шундый 1 000 нәнартык документ кабул ителде инде. Алар арасында: Исламов Дамир Назирович – Россия Герое (Лениногорск архивы), Милочкин Дмитрий Федорович, Батырлык Ордены белән бүләкләнгән(Зәй архивы), Козловский Владислав Юрьевич, «Батырлык өчен», «Суворов» медальләре белән бүләкләнгән (Лаеш архивы), шулай ук «Татарстан Геройлары - «Алга» исемле беренче батальон» (Казан архивы) һәм фотографияләр архив коллекциясе (Азнакай, Актаныш, Арча, Әтнә, Баулы, Мамадыш, Сарман архивлары).
Әлеге документлар тарихны яңадан язарга тырышуларга юл куймас өчен архивларыбызда мәңге сакланачак.
Бүген безнең якташларыбыз махсус хәрби операция зонасында батырлык һәм каһарманлыккүрсәтәләр. Киләчәк буыннар өчен сакланган һәр документ район, республика һәм Россия тарихын дәлилли.
БЕЗНЕҢ ТЕЛЕГРАМ КАНАЛГА ЯЗЫЛЫГЫЗ!
Фикер өстәү
Фикерегез