Краснодар краеның Успенск районында арыслан ял базасында 13 яшьлек балага һөҗүм иткән. Зыян күрүче яралар белән хастаханәгә озатыла. Бу хакта 16 июльдә Россия Эчке эшләр министрлыгының Краснодар крае буенча Баш идарәсе матбугат хезмәтендә хәбәр иттеләр.
"2008 елда туган бала хайванны фотога төшерергә омтылган. Һәлакәт нәтиҗәсендә баланың уң иңсәсе һәм кулы җәрәхәтләнгшн. Хәзерге вакытта бала Армавир шәһәренең ДБУЗ хирургия бүлегенә озатылган ", - дип сөйләделәр ТАСС матбугат хезмәтендә.
Баланың гомеренә һәм сәламәтлегенә куркыныч янамый, дип хәбәр ителде.
БЕЗНЕҢ ТЕЛЕГРАМ КАНАЛГА ЯЗЫЛЫГЫЗ!
 
                                                         
                                                         
                                                         
                                                         
                                                         
                                                         
        
Фикер өстәү
Фикерегез