Татарстан Хөкүмәте заказы буенча эшләнгән китапта татар ашларының үзенчәлекләре, шулай ук милли гореф-гадәтләр чагылдырылган. Проект Премьер-министр урынбасары Ләйлә Фазлыева булышлыгында гамәлгә ашырылган.
«Татар ашларына бәйле басмалар, һичшиксез, күп. Әмма һәрвакыт ниндидер яңалык, үзенчәлек табасы килә. Әлеге китап республика тормышында шундый үзенчәлекле вакыйгага әйләнде», – дип сөйләп үткән Фазлыева.
Gourmand Awards – дөньяда аш-суга бәйле әдәбият өлкәсендәге иң абруйлы премия. Һәр ел саен 200дән артыграк ил вәкилләре аны алуга дәгва кыла. Мондый әдәбият дөньясында бу премия кино дөньясындагы Оскар кебек бәяләнә.
БЕЗНЕҢ ТЕЛЕГРАМ КАНАЛГА ЯЗЫЛЫГЫЗ!
Фикер өстәү
Фикерегез