Газетага язылу

Ашау-эчү бәясе үсүдән кайчан туктар? «ВТ» хәбәрчесе мәңгелек сорауга җавап эзләде

Белгечләр әйтүенчә, былтыр азык-төлек кибетенә барган саен уртача 882 сум акча туздырганбыз. Шәһәрдә яки авылда яшәүгә карап, чыгымнар аерыла, әлбәттә. Ничек кенә булмасын, тамак кайгысы кемдә дә бар. Аппетит та ашаган вакытта уяна.

Ашау-эчү бәясе үсүдән кайчан туктар? «ВТ» хәбәрчесе мәңгелек сорауга җавап эзләде

Узган айда ил күләмендә дүрт кешелек гаиләнең азык-төлек һәм төп кирәк-яракларга киткән уртача айлык чыгымнары 51 мең сумнан артып киткән әнә. Эшли торабыз, акча бетә тора. Кая китә ул? «ВТ» хәбәрчесе мәңгелек сорауга җавап эзләде.

Эшләп ашау

Казанда яшәүче Лилия Сәхәпованың һәр тиене исәптә. Дүрт кешелек гаиләнең бөтен чыгымнарын теркәп бара ул, шул исәптән ашау-эчүгә киткәннәрен дә.

– Ирем дә, мин дә шәһәрдә туып үстек. Авылдан күчтәнәч җибәреп торучы әби-бабаларыбыз юк. Шуңа күрә яшелчәсенә кадәр барысын да кибеттән сатып алабыз. Ашау-эчүгә акчаны кысып тота белмим. Бигрәк тә балаларга. Алар өчен төрле сөт ризыкларын, тәм-томнарны еш сатып алабыз. Яхшы конфетның бер килосы 700–800 сум тора бит хәзер. Узган айда азык-төлеккә 31 мең сум акча тотылган. Атна саен уртача 7–8 мең сумлык ризык ашаганбыз, – ди ул.

Биектау районының Әлдермеш авылында яшәүче Галимҗановлар исә эшләп ашаган тәмлерәк дигән фикердә.

– Моннан берничә ел элек Казаннан авылдагы төп йортка кайтып урнаштык. Шәһәрдә яшәүнең күпмегә төшүен бик яхшы чамалыйбыз. Авылда яшәвебезгә сөенеп туя алмыйбыз, – ди Гөлнара Галимҗанова. – Ирем белән өч бала тәрбиялибез. Икесе Казанда укый, кече улыбыз быел укырга керә. Утыз сутый җирдә үзебезгә кыш чыгарга җитәрлек бөтен яшелчәне, җиләк-җимешне үстерәбез. Өстәл янына утыргач та балаларга: «Күрәсезме, менә бу табындагы бөтен нәрсә үзебезнеке», – дип шөкер итәм. Күп утыртабыз. Артыгын сатып та җибәрәбез. Ашауга киткән акчаны исәпләгәнем юк. Үз хезмәтебез бит. Бройлерлар үстерәбез. Сарыкларыбыз да бар. Бакчада үскән бернәрсәне дә әрәм итмибез. Мәсәлән, кабак согын бик яратабыз. Шуңа күрә аны күп итеп үстерәбез. Бер трактор арбасы кабак үзебезгә дә, малларга да җитә. Үзең үстергәнне курыкмыйча ашыйсың.

Хуҗабикә әйтүенчә, елныкы елга туры килми. «Былтыргы кебек елны күргәнем юк иде әле. Чиясе дә булды, алмасы да, сливасы да. Кайнатмалар, компотлар ясадым, – ди ул. – Авылда хезмәт күп, әлбәттә. Кем эшләми – шул ашамый, диләр бит. Булганына шөкер итеп яшибез. Тиздән тагын яз җитә. Былтыргы язуларымны караган идем әле, 10 февраль тирәсендә әкренләп петуния, борыч орлыклары утырта башлаган булганмын икән инде. Димәк, киләсе кышны кайгыртыр вакыт җитә. Хәерле ризыклар насыйп булсын».

Ә «Ромир» тикшеренү үзәгендә исәпләп чыгарганнар: 2025 елда илдә яшәүчеләр азык-төлек кибетенә барган саен уртача 882 сум акча тоткан. Көн дә кирәкле төп кирәк-яракларны да кертеп (ә кибеткә баргач, шырпысын да, сабынын да кыстырып кайтасың), дүрт кешелек гаиләнең айлык чыгымнары 42 мең сумнан да артып киткән. 2024 ел белән чагыштырганда, гомуми чыгымнар 20 процентка диярлек арткан. Гадәттәгечә, азык-төлек кибетендә иң күп акча тотыла торган ай – декабрь. Узган елның соңгы аенда кибеткә бер барып кайту уртача 1049 сумга төшкән.

Ай үсәсен көн үсә

Инде сәбәбен ачыклап карыйк. Белгечләр әйтүенчә, былтыр азык-төлек инфляциясе, гомуми инфляция кебек үк, 6 процент чамасы тәшкил иткән. Бу – уртача күрсәткеч, әлбәттә. Росстат мәгълүматларына караганда, узган ел барыннан да бигрәк лимон кыйммәтләнгән. Ел дәвамында аның бәясе 38 процентка үскән. Каһвә дә калышмый. Былтыр аның бәясе – 30 процентка, ә соңгы ике елда 2 тапкыр арткан. Беренче өчлектә шоколад (25 процент) та бар. Болардан кала, узган ел балык (19 процентка), аракы (16), сыер ите һәм маргарин (15 әр), ипи (13) сизелерлек кыйммәтләнгән. Аның каравы кәбестә (27) һәм бәрәңге (21) очсызланган. Бу урында шуны да искә төшерик: 2023 ел йомгаклары буенча аларның бәясе 80–90 процентка кадәр кыйммәтләнгән иде.

Казан дәүләт аграр университеты доценты, икътисадчы Илгизәр Гайнетдинов әйтүенчә, бәяләр үсә, тик төшәргә ашыкмый.

– Сөт ризыкларын гына алыйк. Соңгы арада сөтне сатып алу бәяләре 30–31 сумга кадәр төшүдән бик күп зарландылар. Ә кибеттә ничек? Сөт бәясе күтәрелә генә. Узган ел ахырында сатып алу бәяләре арткач та үсте алар. Эшкәртүчеләр моны чимал кыйммәтләнү белән аңлатты. Хәзер сөтне сатып алу бәясе төште бит, кибет киштәләрендәге бәяләр ник төшми? Менә шул аңлашылып бетми. Төп чималга бәя төшкәндә, аны эшкәртүчеләр дә, сатучылар да бәяләрне арзанрак куярга тиештер кебек югыйсә. Соңгы елларда бөртеклеләрне дә күп җитештерәбез. Тик моңа карап кына ипи бәясе үсүдән туктамый. Миңа калса, бу юнәлештә бәяләрне көйләү буенча дәүләт сәясәте җитми, – ди ул.

Бәяләр кыйммәтләнүгә китергән сәбәпләрнең берсе буларак, бу елның 1 гыйнварыннан өстәмә кыйммәткә салымның (НДС) 20 дән 22 процентка кадәр артуын да әйтте Илгизәр Гайнетдинов. «Салымнарга бәйле үзгәрешләр аркасында җитештерүчеләр өстәмә чыгымнар тота. Шул исәптән, логистика кыйммәтләнә. Ахыр чиктә болар барысы да сатып алучы җилкәсенә төшә», – ди ул.

Тураган белсен

Ашау дигәннән, илдә үткәрелгән соңгы сораштыруларның берсе барышында ачыкланганча, узган ел россиялеләрнең һәр өченчесе туйганчы ашарга акча җитмәвен әйткән. Алар моны керемнәренең бәяләр артыннан куып тота алмавы белән аңлаткан. Шул ук вакытта респондентларның 18 проценты тамак өчен берни дә кызганыч түгел дигән фикердә.

Финанс буенча бәйсез киңәшче Гөлия Хөсәенова әйтүенчә, үзеңнән кызганып, акчаны янга калдырырга тырышу дөрес түгел, әмма бер тапкыр гына яшибез бит дип фикер йөртү дә ахыр чиктә кыен хәлдә калдырырга мөмкин.

– Бөтен нәрсәдә дә исәп-хисап булырга тиеш. Шул исәптән азык-төлек сатып алуда да. Кесәләрнең кисәк кенә бушап калу ихтималы бар. Эштән китү, көтелмәгән чыгымнар кебек хәлләрдән беребез дә якланмаган. Шуңа күрә бу мәсьәләдә мантыйк мөһим. Катгый экономияләү – акчаны акыл белән тота белү ул. Ягъни шул ук товарларны һәм хезмәтләрне отышлырак бәядән сатып алырга тырышырга, зур әйберләр сатып алуны алдан планлаштырырга һәм тормыштан канәгатьлек хисе алуны, шул исәптән тәм-том хисабына да, финанс ягыннан иминлек белән тәңгәлләштерергә өйрәнергә кирәк, – ди белгеч.

Алга таба бәяләр төшмәсә дә, азрак үсә башларга мөмкин. «Быел инфляция 4 процент дәрәҗәсендә булачак дип фаразлана. Рәсми саннар буенча, былтыр ул 6 процент тәшкил итте. Бу – соңгы берничә елда иң түбән күрсәткеч. Димәк, вазгыять уңай якка үзгәрүгә ышаныч бар, – ди Илгизәр Гайнетдинов. – Ашау-эчүгә киткән чыгымнар үзебездән дә тора, әлбәттә. Итне, мәсәлән, авылдан арзанрак бәядән сатып алырга, кышка җитәрлек запас әзерләп куярга мөмкин. Атна саен базардан яки кибеттән алып кайткан яңа суелган йомшак ит тәмледер дә, әмма тамак хакы кыйммәткәрәк төшәчәк». Ашларыгыз тәмле булсын!

Урта хәлле гаиләдә хезмәт хакы кая китә? (%)

Азык-төлек                                                                                     54

Төрле хезмәтләр (транспорт, медицина, белем алу һ.б.)        16

Кием-салым                                                                                   12

Коммуналь хезмәтләр                                                                   10

Башкасы                                                                                          8

Росстат мәгълүматлары

Сүз уңаеннан, хәзерге вакытта Татарстанда «Нәтиҗәле конкурентлыкка сәләтле икътисад» илкүләм проекты гамәлгә ашырыла.

БЕЗНЕҢ ТЕЛЕГРАМ КАНАЛГА ЯЗЫЛЫГЫЗ!

" нацпроект " , нацпроект" , "национальный проект" , "Илкүләм проект" , "милли проект" , "Илкүләм проект*" , "Илкүләм проектлар" , "милли проект*" , "милли проектлар" , "Профессионалитет"

Көн хәбәре