Газетага язылу

АСЕАН саммиты вакытында Казанда 271 электр самокатын штрафстоянкага озатканнар

Казанда АСЕАН саммиты вакытында үткәрелгән рейдлар вакытында ЮХИДИ һәм шәһәр Башкарма комитеты хезмәткәрләре 271 электр самокатын махсус стоянкага озаткан. Бу хакта шәһәр Дәүләт автоинспекциясе матбугат хезмәте хәбәр итә.

Штрафстоянкага барлыгы 248 Whoosh электр самокаты, шулай ук 23 Urent электр самокаты озатылган.

Рейдлар юл йөрү кагыйдәләрен үтәүне һәм тротуарларда арендага алынган техниканы урнаштыру тәртибен контрольдә тоту максатыннан үткәрелә, диелә хәбәрдә.

 

БЕЗНЕҢ МАКС КАНАЛЫНА ЯЗЫЛЫГЫЗ!

Көн хәбәре