Матбугат чаралары алдында торган төп бурычларның берсе - халыкны ялган мәгълүматтан саклау. Татарстан Рәисе Администрациясе башлыгы Әсгать Сәфәров «Татмедиа» коллегиясендә шулай дип белдерде.
Сәфәров әйтүенчә, илнең мәгълүмати иминлеге, халкының куркынычсызлыгы журналистларга, аларның каршылыкларга нык тора белүенә бәйле.
- Кире кагу гына түгел, ә эчтәлек тә күрсәтү кирәк. Бары тик тәнкыйди фикерләү генә безгә коткы тарату һәм провокацияләр белән көрәшергә мөмкинлек бирәчәк, - диде ул.
БЕЗНЕҢ ТЕЛЕГРАМ КАНАЛГА ЯЗЫЛЫГЫЗ!
 
                                                         
                                                         
                                                         
                                                         
                                                         
        
Фикер өстәү
Фикерегез