Ашытбаш авылында яшәүче Рәис Шәкүровның ике умартасына аю һөҗүм иткән

Соңгы елда Татарстан урманнарында аюлар саны 80 гә җиткән. Татарстан Биоресурслар буенча дәүләт комитеты белгечләре җәнлекне республиканың Кызыл китабыннан чыгарган, хәзер ул аучылык ресурсына әверелгән.

Татарстанда аюларның умарталыкларга һөҗүм итүе арта. Быел Арча районының Ашытбаш авылында яшәүче Рәис Шәкүровның да ике умартасына аю һөҗүм иткән.

– Умарталар урманда иде, берәр атна аларны барып карамадым. Аю кеше исе бетүен генә көткән, ахры. Ике умартаны сугып аударган. Бер оядагы 17 рамдагы балны ашап бетергән. Тырнаклары махсус җайлашкан диярсең, кәрәзне сыпырып кына алган: корты да, балы да калмаган. Икенче оя рамнарындагы балны, ашый-ашый, метр саен атып калдырган, – дип бүлеште ул.

Башта умартачы моны кеше эшедер дип уйлаган, чөнки ерткыч эзләре күренмәгән.

– Урманда сулык бар иде. Шуның янында зур-зур аю тәпие эзләренә юлыктык. Ашап бетерә алмаган балны урманга алып кереп киткән булган. Шулай итеп, 34 рамның башына җиткән. Бу якларда элек аю күргән юк иде, –  диде Рәис Шәкүров. Умартачы сүзләренә караганда, хәзер аюларның Татарстанда артуы аларның ашарга эзләп килүенә бәйле.

Аюларны быел Яшел Үзән, Әгерҗе, Актаныш, Арча, Мамадыш һәм Саба районнарында күрүчеләр бар. Күптән түгел Актаныш районының Киров һәм Качкын авыллары арасындагы юлда ике аю баласын машина бәрдерткән иде.

БЕЗНЕҢ ТЕЛЕГРАМ КАНАЛГА ЯЗЫЛЫГЫЗ!

Көн хәбәре