«Анализ нәтиҗәләрен алдык. Яман шеш күзәнәкләре табылган. Үпкәсенә метастазлар киткән», – дип язган ир-ат Россиядә тыелган социаль челтәрдәге сәхифәсендә.
Сквиччиарини әйтүенчә, яман шеш чыганагын эзләп табу өчен Лерчекка бик күп тикшеренүләр аша узарга туры килгән. Валерия шулай ук, берничә умыртка сөяге таркала башлау сәбәпле, кайчандыр умырткалыгына да операция ясаткан булган.
Чекалина әле 24 февральдә генә дүртенче баласын тапкан. Икенче мартта аны улы белән хастаханәдән чыгарганнар. Әмма инде икенче көнне үк – 3 мартта блогерны онкология хастаханәсе реанимациясенә озатканнар.
Исегезгә төшерәбез: Лерчекны һәм аның элекке ире Андрейны чит илгә законсыз төстә 250 миллион сум чыгаруда гаеплиләр. Җинаять эшен Мәскәүнең Гагарин районы суды карый.
Сүз уңаеннан, хәзерге вакытта Татарстанда «Һәр кешегә сәламәтлек» төбәк проекты гамәлгә ашырыла.
БЕЗНЕҢ ТЕЛЕГРАМ КАНАЛГА ЯЗЫЛЫГЫЗ!
Фикер өстәү
Фикерегез