Газетага язылу

«Казан егетләре» кайтты. Тинчурин театрында премьера

Баш режиссер Айдар Җаббаров тамашачыга Мансур Гыйләҗев пьесасы буенча «Казан егетләре» спектаклен тәкъдим итте.

«Казан егетләре» кайтты. Тинчурин театрында премьера

Драматург аны узган гасырның 90 елларында Фәрит Бикчәнтәев идеясе буенча язган була. Камал театрына Мәскәүдән яшь артистлар кайткан чак. Режиссер Фәрит Бикчәнтәев куйган «Казан егетләре» тиз арада зур уңышка ирешеп аншлаг белән барган иде. Анда Рамил Төхвәтуллин, Илдус Габдрахманов, Гафур Каюмов, Люция Хәмитова, Әнисә Сабироваларның уйнаганы истә калган. Аннары аның дәвамы – «Казан егетләре» артыннан чыкты.

Ул вакыттан бирле инде 40 елга якын вакыт узган.  Сюжет гади. Казанда инженер белемен алган дүрт егет, диплом тапшыру кичәсеннән соң, печән кибәне эчендә уянып китә һәм татар авылына килеп эләгәләр. Ә анда хәлләр мөшкел. Заманында авылда аракы заводы эшләгән. Ул ябылгач, ирләр дә кайсы кая таралган, яшь егетләр авылдан китеп беткән, кызлар гына калган.

Кызлар рольләрен Зәринә Сафина (Хәбибә), Әдилә Хәсәнова (Фәүзия), Эльвина Кәримова (Асия) һәм Эльвина Насыйбуллина (Фирдәвес) башкара. Җаббаров ретро җырларны спектакльләргә бик оста кертеп җибәрә белүе белән дә алдыра. Монда да «Изге ай» төркеменең «Тип, йөрәгем, туктама», «Кайтам әле туган ягыма», Зиннур Нурмөхәммәтовның «Дөньяда ул булгач» җырлары спектакльнең атмосферасын көчәйтте.

Казан егетләре рольләрен Артем Пискунов (Альфред), Эдуард Никитин (Алмаз), Зөлфәт Закиров (Тукай), Салават Хәбибуллин (Фирдәвес) башкаралар. Бу дүрт егет сәхнәдә уйнамый, ә ниндидер үзенә бер төрле эйфория халәтендә. Аларның үзара сөйләме, репликалары тамашачыны ике сәгатьтән артык рәхәтләндереп көлдерә. Әлбәттә, режиссер тарафыннан  өстәмәләр кертелүе дә сизелә.  «Тамашачы җылы кабул итә. Үзгәрешләр булса да, текст, атмосфера сакланган», – ди беренче бүлек тәмамланганнан соң Мансур Гыйләҗев. Драматург инде канатланган һәм: «Мин бу спектакльнең хит булачагына ышанам. Чөнки монда Айдар Җаббаровның таланты да салынган», – дип беренче нәтиҗәләрен дә ясап куя.

            

 

 

БЕЗНЕҢ ТЕЛЕГРАМ КАНАЛГА ЯЗЫЛЫГЫЗ!

"нацпроект " , нацпроект" , "национальный проект" , "Илкүләм проект" , "милли проект" , "Илкүләм проект*" , "Илкүләм проектлар" , "милли проект*" , "милли проектлар" , "Профессионалитет"

Көн хәбәре