– Матурлык бәйгеләрендә катнашып, нигә әле мондый халыкара чаралар гел чит илдә уза, дигән сорау туды. Без дә уздыра алабыз бит! Менә, ниһаять, хыялдан чынбарлыкка барып җиттек. Татарстан БРИКС илләрнең беренче Халыкара бәйгесен каршы ала. Аның оешканлыгына, татар кунакчыллыгына сокланмаган кунак юктыр, – диде конкурсның президенты, идея авторы Динара Сәлахова.
Дөньяның 17 иленнән килгән 51 катнашучыны Казан аэропортында ук җырлы-биюле тамаша, сыйлар белән каршыладылар. Россия, Бразилия, Һиндстан, Кытай, Көньяк Африка Республикасы, Индонезия, Беларусь, Боливия, Куба, Казахстан, Малайзия, Нигерия, Таиланд, Уганда, Үзбәкстан, Вьетнам һәм Берләшкән Гарәп Әмирлекләреннән төрле яшьтәге катнашучылар килгән. «Мисс» титулы өчен туташлар көрәшсә, «Миссис» таҗы – ханымнар өчен. Кыз балалар исә «литл», ягъни «Бәләкәй Мисс» исеме турында хыяллана. Россия данын Валентина Алексеева, Александра Хватова һәм Милана Киселева яклый. Алар – Россиядәге илкүләм бәйгеләр җиңүчеләре.
«Мисс БРИКС» Халыкара матурлык конкурсында җиңүчеләргә өч эксклюзив таҗ тапшырылачак. Аларны журналистларга да күрсәттеләр. БРИКС илләрендә табыла торган кыйммәтле ташлардан ясалган эшләнмәләр – бүләк кенә түгел, бәйгенең үзенчәлегенә ишарәли торган символ да әле.
– «Бөек Августа» исемле төп таҗның авырлыгы – 850 грамм. Ул БРИКС илләренең бердәмлеген күрсәтә. Анда 1000 нән артык бриллиант һәм берничә төсмердәге 500 дән артык энҗе ташлар, алсу сапфирлар, турмалиннар һәм рубеллитлар кулланылган. Шушы таҗның берсен ясауга 700 сәгатьтән артык вакыт китте, эшкә 40 тан артык оста җәлеп ителде, – диде таҗларны ясаган ювелир йортның вице-президенты Юрий Толмачев.
«Казан ЭКСПО» залында узган ачылыш тантанасы идеясе дә таҗлар тирәсендә әйләнде. Тамашада театр һәм кино актерлары Андрей Мерзликин, Андрей Страхов, Евгений Стычкин, Даниил Воробьев, Алла Сигалова катнаштылар. Үзебезнекеләр дә бар! Татарстанның халык артисты Эльмира Кәлимуллина тантаналы чараны Россия һәм Татарстан гимннары белән ачып җибәрде.
Шул ук көнне шул ук сәхнәдә катнашучы туташ-ханымнар кичке күлмәкләрдән беренче тапкыр тамашачыга күренделәр. Һәр илнең үз төсе, үз ташы, шул ташка багышланган күлмәге. Безнең кызлар образлары аша александрит ташын – хризоберилл минералының бик сирәк төрен тәкъдим иттеләр. Шунысын да әйтми мөмкин түгел: бу бәйгедә купальниклардан чыгышлар булмаячак. Аның урынына кызлар спорт костюмнары дефилесын күрсәтәчәк.
Катнашучы кызларга 7 көнлек киң программа әзерләгәннәр. Алар бездән яңа белемнәр алып кайтып китәчәк, ди оештыручылар. Әлбәттә, өчпочмаксыз, чәкчәксез җибәрү юк! «Туган авылым» комплексында бәйге кунакларын татар милли ризыкларын пешерү осталыгына төшендерделәр. Туташлар, ханымнар өчпочмак бөксә, бәләкәй кызлар чәкчәк кисте. Катнашучыларны ДРКБга алып бардылар. Кызлар анда бүләкләр генә түгел, үзләре белән күңел җылысын да алып барып, аеруча мохтаҗ балалар белән бүлештеләр. Кичке хәйрия концертында федераль артистлар белән бергә Анжела Вавилова фондына акча җыйдылар.
– Үзбәкстан бик күп матурлык бәйгеләрендә катнаша, һәрберсе үзенчә кабатланмас. Әмма БРИКС илләре арасында узганын Гиннессның Рекордлар китабына кертергә кирәк. Чыннан да, халыкара дәрәҗәдәге, бик яхшы оештырылган бәйге, – дип белдерде Үзбәкстанның милли матурлык бәйгеләре директоры Уметай Хайдари.
Тагын бер үзенчәлеккә гаҗәпләнгәннәр әле кунаклар. Катнашучыларга бәя бирү өчен жюри әгъзаларына махсус планшетлар өләшкәннәр. «Бәйгене тулысынча ачык итә, гаделлеген тәэмин итә ул. Һәр көннең һәр секундында бәйгедә нәрсә барганын күзәтергә була. Бу – бик кәттә алым. Без моны Европада да, Америкада да күрмәдек», – дип, Казахстаннан килгән жюри әгъзасы Гәүһәр Амеркулова гаҗәпләнүен яшермәде.
Сүз уңаеннан, хәзерге вакытта Татарстанда «Туристлык һәм кунакчыллык» илкүләм проекты проекты гамәлгә ашырыла.
БЕЗНЕҢ ТЕЛЕГРАМ КАНАЛГА ЯЗЫЛЫГЫЗ!
Фикер өстәү
Фикерегез