Газетага язылу

Инҗир ашасаң уңасың

Инҗир С витаминына бай. Ә ул, инфекция һәм авыруларга каршы көрәшергә ярдәм итеп, иммун системасын ныгытуда зур роль уйный.

Инҗирда антиоксидантлар да күп. Алар күзәнәкләрне онкология, йөрәк-кан тамырлары авыруларын, Альцгеймер авыруын китереп чыгара торган ирекле радикаллардан саклый.

Аның составындагы калий йөрәк тибешен һәм кан басымын көйли. Шулай ук йөрәк-кан тамырлары авырулары куркынычын, кандагы холестерин микъдарын да киметә.

 

Инҗир составындагы җепселләр ашкайнатуга ярдәм итә, эч кибү кебек ашказаны-эчәклектәге проблемалардан котылырга ярдәм итә.

 

Анда шулай ук магний, бакыр, тимер һәм А витамины күп. Алар организмга энергия бирә, кәефне күтәрә.

 

Сүз уңаеннан, хәзерге вакытта Татарстанда “Һәр кешегә сәламәтлек” төбәк проекты гамәлгә ашырыла.

БЕЗНЕҢ ТЕЛЕГРАМ КАНАЛГА ЯЗЫЛЫГЫЗ!

" нацпроект " , нацпроект" , "национальный проект" , "Илкүләм проект" , "милли проект" , "Илкүләм проект*" , "Илкүләм проектлар" , "милли проект*" , "милли проектлар" , "Профессионалитет"

Көн хәбәре