Әти-әниләр БДИ өчен азрак борчыла башлаган

Super Job компаниясе балалары 11 сыйныфта укыган әти-әниләр арасында сораштыру уздырган. 14 ел эчендә имтихан нәтиҗәләре өчен борчылучы гаиләләр саны 1,5 тапкыр кимегән.

Һәр икенче респондент баласының БДИ тапшыруын тыныч кабул итүен әйткән. Һәр дүртенчесе бераз дулкынланса, һәр бишенчесе бик нык борчыла. 2010 елда БДИ өчен һәр өченчесе бик нык борчылган. Ун кешенең 4се бераз дулкынланган. Быел әти-әниләрнең 31 проценты балаларын, БДИны чагыштырмача тыныч тапшыра, дип белдергән. 46 процентында бераз дулкынлану бар. Ә менә 19 проценты өчен БДИ көчле стресс дип атаган.

БЕЗНЕҢ ТЕЛЕГРАМ КАНАЛГА ЯЗЫЛЫГЫЗ!

Көн хәбәре