Әти-әниләрдән сак хезмәте өчен акча җыярга туры килмәячәк

Яңа уку елыннан барлык мәктәпләрне дә шәхси сак оешмалары (ЧОП) хезмәткәрләре саклаячак. Бу хакта бүген “Унбер” мәктәбендә узган мәгариф хезмәткәрләренең август киңәшмәсендә Казан мәгариф идарәсе Ирек Ризванов хәбәр итте.
Моның өчен әти-әниләрдән акча җыярга туры килмәячәк. Акча шәһәр һәм республика бюджеты хисабыннан бүлеп биреләчәк.

БЕЗНЕҢ ТЕЛЕГРАМ КАНАЛГА ЯЗЫЛЫГЫЗ!

Көн хәбәре