Әтиләр көненә уздырылган чараларда СВОда катнашучыларның гаиләләре катнашачак

Муниципалитетларда Әтиләр көненә багышлап уздырылган чараларга махсус хәрби операциядә катнашучыларның гаиләләрен, хәрбиләрнең гаиләләрен чакырырга кирәк.

«Бердәм Россия» партиясенең Татарстандагы төбәк бүлегендә узган селектор киңәшмәсендә Дәүләт Советы Рәисе, «Бердәм Россия»нең Татарстандагы төбәк бүлеге Секретаре Фәрит Мөхәммәтшин шул хакта белдерде. Утырышта Әтиләр көнен билгеләп үтүгә багышланган чараларны гамәлгә ашыру турында сүз барды. Моннан тыш бердәмроссиялеләр төбәк бүлекләренең бүгенге бурычлары буенча фикер алышты. Видеоэлемтә режимындагы киңәшмәне Партия генераль советы Секретаре урынбасары, Үзәк Башкарма комитеты җитәкчесе Александр Сидякин үткәрде.

Дәүләт Думасы Рәисе урынбасары, партия Генераль Советы Секретаре урынбасары Анна Кузнецова билгеләп үткәнчә, партия төбәкләрдә Әтиләр көнен билгеләп үтүгә багышланган кайбер чаралар уздырырга ниятли. Исегезгә төшерәбез: Президент Владимир Путин 2021 елның августында илдә яңа бәйрәм – Әтиләр көнен гамәлгә кертү тәкъдимен хуплады. Президент указы нигезендә, әлеге бәйрәм октябрьнең өченче якшәмбесендә билгеләп үтелә. Быел ул 20 октябрьгә туры килә.

Фәрит Мөхәммәтшин төбәк бүлеге активын муниципаль берәмлекләрдә бәйрәмгә багышланган чараларны тиешле дәрәҗәдә оештырырга чакырды. «Татарстанда әлеге акцияне, һичшиксез, хупларга кирәк, – дип басым ясап әйтте Фәрит Мөхәммәтшин. – Муниципалитетларда махсус хәрби операциядә катнашучыларның гаиләләрен, хәрбиләрнең гаиләләрен чакырырга. Бу акция Россиядә игълан ителгән Гаилә елында аеруча әһәмиятлегә әйләнә».

Фәрит Мөхәммәтшин төбәк бүлеге Башкарма комитетына әлеге эшне оештыруны йөкләде.

БЕЗНЕҢ ТЕЛЕГРАМ КАНАЛГА ЯЗЫЛЫГЫЗ!

Көн хәбәре