Халыкка дини сабак бирергә тырышучы дин әһелләре үз артыннан кайчак әнә шундыйрак сүзләр ишетеп кала. Ишетеп кенә калса бер хәл, йөзенә үк: «Безнең сәдака акчасына яшисең», – диючеләр дә очрамый түгел. Бигрәк тә авыл җирлегендә еш күзәтелә бу хәл. Ни өчен халык хәзрәт кесәсен тикшерә һәм нигә аларның һәр адымын тәнкыйтьли соң? «ВТ» хәбәрчесе шул сорауларга җавап эзләде.
«Мулла да – кеше»
Игътибар иткәнегез бардыр: «имам» сүзе «иман» сүзе белән охшаш. Ә менә «мулла» сүзен «мул», «муллык» ягъни «мул тормыш» белән тәңгәлләштерәләр. Чынлыкта исә «мулла» сүзе «яклаучы» дигән мәгънәгә ия. Сер түгел, совет заманында да муллаларны сүгү, алардан көлү очраклары булган. Алар турында халык тарафыннан күпме мәзәк, әкият иҗат ителгән. Аларда төп тема – муллаларның комсызлыгыннан, саранлыгыннан көлү.
– Халык сөйләргә ярата инде. Хәзрәтләр кеше авызына хуҗа була алмый. Киресенчә, катырак әйтсәк, гайбәт сөйләп йөрмә әле дип авыз ачсак, «Үзеңне бел, яме, яшьлегеңдә ниләр кылып йөргәнеңне оныттыңмы әллә?» – дияргә дә күп сорамыйлар хәзер, – дип сөйләде Татарстанның баш казые Җәлил хәзрәт Фазлыев. – Имамнарның никах укыган өчен акча алуы турында күп сөйлиләр. Туй уздырганда җырчысын да, биючесен дә чакыралар, аңа акча бирәләр. Нигәдер берәү дә: «Фәлән артистны чакырган идем, җырлап бетергәч, акча сорады», – дип аптырамый. «Безнең хәзрәт кирпеч, тимер сатып, акча эшли», – диләр.
Ул никах укыган өчен дә акча алмаска тиеш, мәчетне дә бушлай алып барырга тиеш, гаиләсен дә тотарга кирәк, ничек яшәсен соң ул? Аның хезмәт хакы да югары түгел. Элек тә шулай булган. Имамнарга гына түгел, мәчетнең утына, суына да авыл халкы түләгән. Тик бүген сәдака акчасына гына мәчетне дә, андагы мулланы да тотып булмый.
Халык дини белеме белән мактана алмый, дисәләр дә, хәзрәтләрне тикшерерлек белемебез бар: бер мулла кыйммәтле машинага утырган, икенчесенең кулында – кыйммәтле сәгать, өченчесе никах укыган өчен 20 мең сум акча сораган... Бу исемлекне озак дәвам иттерергә мөмкин. Кыскасы, әле кичә генә «Мөселманның төп байлыгы – дин ул», – дип вәгазь сөйләгән имамның бүген кыйммәтле телефон тотып, кәттә машинага утыруы һәм ике катлы йортына кайтуын күпләр кабул итә алмый. Нигә шулай соң?
– Халык гыйлемнән ерак. Мулла дигәч тә, аны изгегә тиңләргә кирәкми. Ул да – гади кеше, – дип, фикере белән уртаклашты күп кенә дини китаплар авторы, вәгазь остасы Зөфәр хәзрәт Тәхавиев. – Байлык динебездә хәрам түгел. Сәхабәләр чорында байлыкка курку белән караганнар. Бүген дә куркырга кирәк, чөнки алтын-көмешкә күмелеп, күпме кеше дин юлыннан тайпыла. Элек кеше мәчеттән чыкмаган, чөнки тормышында кайгы-хәсрәт күп булган, гел Аллаһны искә төшергән. Ә хәзер ничек? Коръән мәҗлесләренә укырга чакыралар. «Хәзрәт, киләсеңме?» – диләр. «Киләм», – дим. Бераздан тагын шалтыратып сорыйлар. «Киләм инде, киләм», – дип җавап кайтарам. Тагын шалтыраталар. Аптырагач, «Офицер кеше мин, сүземдә торам», – дим. «Яхшы», – диләр, ышаналар. «Аллаһ» сүзе икенче урында тора бездә. Машинада йөрсеннәр, йортларында яшәсеннәр – без каршы түгел. Тик беренче планда – динебез, аннары дөнья булсын.
Автобуста эшләүче имам
Төптән уйласак, авыл мулласының эше җиңел түгел. Җеназасына да бара, никахын да укый, балага исем дә куша, аш мәҗлесләренә дә йөри. Өстәвенә, көненә биш тапкыр вакытында барып, азан әйтергә һәм намаз укытырга да тиеш әле. Ул – мәчетнең юристы да, бухгалтеры да, сантехнигы да. Әле җитмәсә, документ эше белән дә җәфалыйлар. Һәм бу – бер тиен хезмәт хакы алмыйча, Аллаһ ризалыгы өчен дип башкарган эшләр. Ялы да юк аның. Гади кеше елына бер ай отпуск ала алса, мулла бер айга мәчеткә йозак элеп китә алмый.
– Кызык инде ул авыл халкы. Бер ялгышлыгың өчен бөтен яхшылыгыңны онытырга мөмкиннәр. Шеңшеңәр авылында бер мәҗлес үткәрергә туры килде. Бәйрәм бара һәм өстәл янында утыручы берәүнең сүзләре колакка бәрелде: «Җиңел кәсеп таптылар болар: бит сыпаралар да акча алалар», – ди. Аптырап тормадым: «Хөрмәтле кунаклар, хәзер менә бу кеше – минем урынга, мин аныкына утырам. Ул мәҗлесне дә алып бара, вәгазен дә сөйли, дога да кыла», – дидем. Шып булдылар. Шуннан соң кергән чебен дә вәгазь тыңлап чыгып китте, – дип сөйли Балтач районы Шода авылы имамы Илнур хәзрәт Әсхәтов. – Элек Ураза һәм Корбан гаетенә балаларга пакет тутырып кертә торган идек. Сабыйлар ике гаетне көтеп ала торган иде. «Хәзрәт абый, син Кыш бабайдан әйбәтрәк, чөнки гает бәйрәме икәү, ә яңа ел берәү генә», – диләр иде. Шулай эшләп, без бу бәйрәмнәрнең әһәмиятен ассызыклаганбыз, хәзер мондый мөмкинлегебез юк.
Муллалык акчасына гына яшәп булмый. Гаиләне алып барырга мулла акчасы гына җитми шул, шуңа күрә Илнур хәзрәт Казанда автобус кондукторы булып та эшли, никах мәҗлесләре дә алып бара.
– Авылда дингә килү кыенрак. Әйтик, Габдулла абый мәчеткә бик килер иде, әмма аның 300 авылдашы Габдулланың кем икәнен белә. Аның гомер буе эчеп, колхозныкын урлап йөрүен дә, хатынын кыйнап торуын да белә, күрә. Ул мәчеткә килсә, һәрбер авыл кешесе аңа бармак төртеп: «Хәзер кеше булган», – дип сөйләячәк. Ә шәһәрдә бу яктан иркенрәк, – ди ул. – Намазыңны укыдыңмы, иртәнге намазга бардыңмы, юкмы – шәһәрдә сине беркем белми. Авылда иртәнге намазга килми кара, авыл халкы: «Үзе безне мәчеткә чакырып йөри, үзе йоклап калган», – дигән сүзләрне тиз ишеттерәчәк.
Мулла баганага да менә
Тукай районының Малтабар авылы имамы Җәүдәт хәзрәт Харрасов авылда имам булып инде 30 елдан артык хезмәт куя. Авыл зур түгел, барлыгы – 87 хуҗалык, шунда 150 дән артык кеше яши. Шуңа күрә һәркем бер-берсен яхшы белә, бер гаилә булып гомер итә. Шул гаиләнең бер әгъзасы яңа машина алып, йә булмаса йорт күтәреп куя икән, авылдашлары арасында имеш-мимешләр күтәрелә. Кызганыч, тик бу сүзләр мулланы да читләп үтми.
– Авылда мулла вазыйфасын башкару җиңел эш түгел. Иң авыры – халыкның сине аңламавы, – ди ул. – Син мулла икән, аларның бөтен йомышларын да үтәргә тиеш, хәтта ул кеше үз гомерендә бер генә тапкыр «бисмилләһ» дип әйтмәгән булса да. Халык безгә шулай карый. «Аллаһ юк бит ул», – дип йөргән кеше булса да, ул үлеп, җеназасына бармасаң, син инде начарның да начары, “Кем булган бу?” – диләр.
Авыл мулласы халыкка өч вакытта гына кирәк. Бала тугач, исем кушарга, никах укырга һәм соңгы юлга озатырга. Мулла үрнәк булырга тиеш, дигән сүзләргә таянып яшибез. Авылда диннең саклануына да җавап бирә торган кеше ул бит. Аның яхшы эшләрен санаган кебек, кырын эшләрен дә бик тиз күреп ала халык, шуңа күрә мулла намаз укып, азан әйтергә генә түгел, үзенең яшәеше белән халыкны үзенә карата белергә тиеш дип кабул ителә. Әмма боларның барысын да башкарган имамнар артыннан гайбәтен сөйләп йөрүчеләр барыбер табыла.
– «Җыйган акчага гараж төзеде, машина алды» һәм шуның ише башка бик күп сүзләрне еш ишетергә туры килә инде. Муллага шуның кадәр сәдака биргән авыл кайда бар икән? Ә мәчетне нәрсә хисабына тотасың, дип борчылып сораган бер генә кеше дә юк, – дип сөйләде Җәүдәт хәзрәт.
Җәүдәт хәзрәткә имам булуы, халыкны дингә өйрәтүе белән беррәттән, электрик булып эшләргә – багана башында йөрергә туры килгән. Менмәс иде, мулланың хезмәт хакы юк. Әйткәнебезчә, булган очракта да бик аз. Ә ниндидер акчага яшәргә кирәк бит. Бер кызык (кызганыч та) вакыйга булган. Менә шушы Җәүдәт хәзрәтнең бер шәкертеннән сорыйлар икән. «Син, үскәч, кем буласың? Мулла булачаксыңмы?» – янәсе. «Юк, мулла булып булмас, мин баганага менәргә куркам», – дип җавап биргән шәкерт.
Болай ул
Муллалык өчен рәсми хезмәт хакы районда бер кешегә – имам-мөхтәсибкә генә билгеләнгән. Авыл мәчетләрендә исә мулланың, имамның хезмәт хакын мәхәллә билгели. Хәленә карап. Гадәттә, аны мәчеткә кергән сәдака исәбеннән түлиләр. Кайбер авылларда муллага да хезмәт хакын мәчетне үз карамагына алган меценатлар, иганәчеләр түләп тора.
БЕЗНЕҢ МАКС КАНАЛЫНА ЯЗЫЛЫГЫЗ!
Фикер өстәү
Фикерегез