Чәршәмбе – 9 сентябрьдә көндез һава температурасы +12...+17 градус чикләрендә тирбәләчәк. Төнге сәгатьләрдә +8...+13 градус. Пәнҗешәмбе – 10 сентябрьдә һава шартлары акрынлап яхшыра: урыны белән генә аз-маз яңгырлар явып үтәчәк. Көндез термометрның терекөмеш баганасы +16...+21, төнлә +5...+10 градус күрсәтәчәк.
Гидрометеоүзәкнең башлангыч фаразына караганда, җомга – 11 сентябрь һәм шимбә – 12 сентябрьдә антициклон йогынтысында явым-төшем көтелми. Җылыта. Көндезге сәгатьләрдә һава температурасы +18...+23 градуска кадәр күтәреләчәк.
БЕЗНЕҢ МАКС КАНАЛЫНА ЯЗЫЛЫГЫЗ!
Фикер өстәү
Фикерегез