Җәүдәт Әхмәтханов “Теләкләр чыршысы” Бөтенроссия хәйрия акциясендә катнашты

Татарстан алкоголь инспекциясе җитәкчесе Җәүдәт Әхмәтханов “Теләкләр чыршысы” Бөтенроссия хәйрия акциясендә катнашты. Ул Луганск өлкәсенең Рубежное шәһәрендә яшәүче өч баланың хыялын чынга ашырды. Балалар Яңа елга музыкаль робот, планшет һәм чыбыксыз колакчыннар бүләк итүләрен теләгән.

“Теләкләр чыршысы” хәйрия акциясе 2018 елдан бирле уза. Быел 2024 елның 15 ноябрендә башланды һәм киләсе елның 28 февраленә кадәр дәвам итәчәк.

БЕЗНЕҢ ТЕЛЕГРАМ КАНАЛГА ЯЗЫЛЫГЫЗ!

Көн хәбәре