Гөлгенә Шиһапова
-
Яңалыклар
Казанда «Абилимпикс» чемпионаты башланды
Бүгеннән «Казан Экспо»да СВО ветераннары өчен ярышлар башланды. Ул 1 июльгә кадәр дәвам итәчәк.
-
Язмыш
«Үзебез генә җиңә алмыйбыз»
Тормышка сөенеп, яраткан эшенә чумып яшәп ятканда, бар дөньясы чәлпәрәмә килә Гүзәлнең. Яңа гына табибтан кайткан дусты белән сөйләшеп утыру бар тормышын үзгәртә. Күкрәгендә нидер барын тойган, әмма авыртмагач, 33 яшенә кадәр бер дә зарланмаган кыз, икенче көнгә дустының киңәшен тотып, табибка бара. Бер күренү барысын хәл итә: яман чирнең соңгы стадиясен ачыклыйлар.
-
Җәмгыять
Бер егылып торган егылмас: башкалада СВО ветераннары арасында «Абилимпикс» чемпионаты уза
Казанда СВО ветераннары арасында һөнәри осталык буенча «Абилимпикс» чемпионаты уза. Максаты – махсус хәрби операция зонасыннан кайткан егетләргә тормышта үз юлларын табарга ярдәм итү, аларның һөнәри осталыкларын ачыклау һәм алга таба эшкә урнаштыру. Бу хакта журналистларга Татарстанның Премьер-министры урынбасары Ләйлә Фазлыева сөйләде.
-
Җәмгыять
Тауларга сәяхәт: «ВТ» хәбәрчесе Кисловодск якларын күреп хозурланып кайтты
Әлеге шәһәрнең исемен татарча әйләндереп укысаң, әче су дигәнне аңлата. Чынлап та, биредә минераль суларның казаны кайнап утыра. Шәһәргә тәненә шифа, җанына тынычлык эзләп килүчеләр шактый. Сүзебез – Кисловодск турында. «ВТ» хәбәрчесе шул якларны күреп хозурланып кайтты.
-
Язмыш
29 ел элек әнисе ташлаган Альбина: «Берсен югалттым, икенчесен таптым»
Аның язмышына нигезләнеп фильм төшерергә була. Казанда яшәүче 29 яшьлек Альбина Хәсәнованы 2026 ел башында зур сынаулар көтеп тора. Шушы яшенә кадәр «әтием», «әнием» дип яшәгән кешеләрнең аны тәрбиягә алып үстергәннәрен белеп ала ул. Эзләнә торгач, әллә ниләр ачыклана. Бер Альбинаның өч исеме, ике фамилиясе, ике әнисе һәм ике әтисе бар!
-
Яңалыклар
Сабада яшәүче тыл хезмәтчәнен зурладылар
Ибраһимова Шәргыя Әхмәтзакир кызына күптән түгел 95 яшь тулды. Ул Татар Икшермәсе авылында туа.
-
Җәмгыять
95 яшьлек Гөлфия Якимова: “Матур картлык көткән икән мине”
Тыл хезмәтчәне шушы көннәрдә бүләкләр һәм теләкләр кабул итә. Сугыш башланганда яңа 10 яше тулган кызга син кечкенә дип тормыйлар, аңа олылар белән беррәттән эшләргә туры килә.
-
Җәмгыять
«Ватанны саклаучылар» фонды яңа оялы булды
«Ватанны саклаучылар» фондының Татарстандагы филиалы яңа адрес буенча эшли башлады. Элеккеге Галимнәр йорты Татарстан Рәисе ярдәме белән Ватанны саклаучыларга хезмәт итәчәк. Бу хакта журналистларга фонд җитәкчесе Гүзәл Удачина сөйләде.
-
Җәмгыять
«Абилимпикс»та катнашучы Ринат Фәсхетдинов: «СВОда 3 ел булдым»
26 июньдә Татарстанда махсус хәрби операциядә катнашучылар арасында «Абилимпикс» бәйгесе башлана. СВОдан сәламәтлеген югалтып кайткан егетләр көч сынашып кына калмый, бер-берләре белән аралаша.
-
Җәмгыять
«Абилимпикс»та катнашучы Рафаэль Мортазин: «Җиңәсе килә»
26 июньнән Татарстанда махсус хәрби операциядә катнашучылар арасында «Абилимпикс» бәйгесе башлана. СВОдан сәламәтлеген югалтып кайткан егетләр өчен көч сынашу гына түгел, бер очрашып сөйләшү урыны да бу.
-
Язмыш
Суга баткан малайны коткарып премия алган Галия: «Үзем турында уйларга вакыт булмады»
Ире белән балыкка барган җиреннән фаҗига булганын күреп, Галия Ситдыйкова, ике дә уйламый, салкын суга сикерә. 27 яшьлек хатын 8 яшьлек малайның гомерен саклап кала. Уйламаган җирдән ул танылган режиссер Тигран Кеосаян исемендәге премиягә лаек була.
-
Язмыш
Яшәтәсе килә! Энҗе Йосыповага ярдәм кирәк
Казанда яшәүче 27 яшьлек Энҗе Йосыпова язмышның ачы җилләренә каршы барырга тырыша. Театр училищесын тәмамлап, эшкә урнашкан кызга зур сынау килә. Беркөнне йокысыннан уяна алмаган Энҗегә табиблар баш мие яман шеше диагнозы куя. 2018 елда була бу хәлләр. Операция кичереп, химия терапиясе курслары узган кыз, чирне җиңгән дә кебек була. Әмма 3 елдан чир янә баш калкыта.
-
Яңалыклар
Тыл хезмәтчәне Әминә әби: «Ул елларны онытып булмады»
Апас районының Кызыл Тау авылында яшәүче тыл хезмәтчәне Әминә әби Насыйхова күптән түгел 95 яшен каршы алды.
-
Яңалыклар
Әлмәндәрдән Шәрипҗан Хөснетдинов 95 яшен билгеләп үтте
Шәрпҗан абый – сугыш чоры баласы. Әтисе сугышка киткәндә аңа нибары 10 яшь була.
-
Язмыш
СВОдагы егетләргә ярдәм итүче Гүзәлия Галимуллина: «Һәркемнең улы алар урынында булырга мөмкин»
Арча волонтерлары Ташкичү авылында яшәүче Гөлфия Мәгъсүмова белән Тәнзилә Вәлиеваның интернет киңлекләрендә СВОдагы егетләрнең хәлен сөйләүләре Питрәч районының Күн авылында яшәүче Гүзәлия Галимуллинаның тормышын үзгәртә дә куя. Аңа кадәр дә ничек итеп егетләргә ярдәм итим икән дип йөргән ханымга шул җитә.