Газетага язылу

Ун бала үстерүче Шамсуллиннар: “Гаиләдә һәр баланың үз эше бар”

Ун бала үстерүче Шамсуллиннар:  “Гаиләдә һәр баланың үз эше бар”

Әлмәттә яшәүче гаилә ТНВ каналында узучы телемарафонда катнашты. Аларга күптән түгел Татарстан Рәисе микроавтобус бүләк иткән иде. Әлегә гаилә башлыгы Фоат әфәнденең автобус категориясе өчен таныклыгы юк икән. Әмма шуңа карамастан алар Казанга килә алганнар.

– Сайлауга бөтен гаиләбез белән бардык. Балаларын кечкенәдән гел  үзебез белән йөртәбез, – ди Ләйсән. – Булды җитте, башка бәби алып кайтмыйм дия алмыйм.  Әмма Аллаһы Тәгалә бирса, әлбәттә, алып кайтачакмын. Һәр бала үз ризыгы белән туа. Олыраклары кечерәкләрен караша. Бер-бересенә ярдәм итеп торалар. Бездә бөтен эшләр дә бүленгән. Һәр бала үзенә тиешен  оста итеп башкара.Биш кызыбыз, биш улыбыз бар. Менә бәхет шул инде ул. Безнең кебек гаиләләргә ярдәм иткән җитәкчеләргә рәхмәт. Һәр яктан кайгырту тоябыз.

БЕЗНЕҢ МАКС КАНАЛЫНА ЯЗЫЛЫГЫЗ!

Көн хәбәре