Газетага язылу

ТНВда «Бөтен гаилә белән сайлауга!» дип аталган марафонга Ләйлә Фазлыева килде

Татарстанның Премьер-министры урынбасары Ләйлә Фазлыева ТНВда уза торган «Бөтен гаилә белән сайлауга!» дип аталган телемарафонга килде.

– Әлеге телемарафон бөтен Татарстан гаиләләрен берләштерә. Гаилә – ул  туганлык хисләре генә түгел, ул сиңа рәхәт булган җир. Кайберәүләр эшебез – икенче йортыбыз, ди. Нәкъ тә шулай. Ни өчен сайлауга гаилә белән йөрү кирәк, дисезме? Чөнки балалар зурларга ышана. Һәм аларның ничек дөрес эшләгәнен күрә. Бала белән сайлауга бару – аның белән вакытыңны уздыру да дигән сүз. Ә баланың сайлау участогына баруы – аның язмышын да, ил язмышын да үзгәртә дигән сүз.

БЕЗНЕҢ МАКС КАНАЛЫНА ЯЗЫЛЫГЫЗ!

Көн хәбәре