– Өч балалы булуның үз рәхәте бар икән. Ташламалары күп, зоопаркка бушлай кертәләр, – ди Гөлназ шаяртып. – Мин гел күпбалалы гаиләләргә кызыктым. Бала – бәхет һәм зур дәүләт ул. Өченче баладан соң дүртенчесен үстерү бөтенләй җиңел булачак, дип уйлыйм. Бирсен, Ходай. Анысын киләчәк күрсәтер.
Җырчылар иҗатта да гөрләп эшлиләр. Аларга әниләре төп терәк икән.
– Гөлназның әнисе гел ярдәм итеп тора. Минем әнием авылда булгач, сирәк килә. Әмма быел бөтен эшләрен бетереп, кышка безгә киләчәк. Шулай итеп сабыйларны бергәләп үстерәбез. Иң мөһиме –дөньялар тыныч булып, үз гаиләбездә бәхетле яшик!
Сүз уңаеннан, хәзерге вакытта Татарстанда «Гаилә» илкүләм проекты гамәлгә ашырыла.
БЕЗНЕҢ МАКС КАНАЛЫНА ЯЗЫЛЫГЫЗ!
Фикер өстәү
Фикерегез